news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар тарихын өйрәнүче чит ил галимнәрен хезмәттәшлеккә тартабыз – Марат Гыйбатдинов

Дөнья галимнәрен җәлеп итү татар тарихына дөрес бәя бирергә булыша, дип саный галим.

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Соңгы елларда Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих иституты чит ил галимнәре белән хезмәттәшлекне ныгыта, ди Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының халыкара хезмәттәшлек һәм җәмәгатчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары, галим Марат Гыйбатдинов.

«Безнең институт кулланган ысул – дөньяда татар тарихын өйрәнә торган иң әйбәт белгечләрне үзебезгә тарту, ди – Марат Гыйбатдинов. -  Алар белән тыгыз хезмәттәшлек итүгә мисал итеп соңгы хезмәтләребезнең берсе - «Дөнья тарихында Алтын Урда» китабы әзерләнде. Аны тормышка ашыруда Оксфорд университеты галимнәре катнашты. Җәмгысе биредә 70 кә якын галимнәр үз хезмәтләрен тәкъдим итте. Ә аларның күпчелеге дөньяда танылган һәм иң абруйлы фән кешеләре санала. Башка илләрдән галимнәр җәлеп итү – ул объектив тарихны язарга мөмкинлек бирә. Чит илләрдән танылган белгечләрне тартабыз икән, димәк, бу безнең тарихның да абруен күтәрә. Казанда профессор гына язса, бер төрле, ә инде чит ил галименең хезмәтләрен дә файдалансак, басманың дәрәҗәсе дә зурак. Бу инде халыкара проект итеп кабул ителә».

Евразияне иңләп алган Алтын урда цивилизациясен киң форматта өйрәнү бары тик  20 гасырның 90-нчы елларында башланды. Бу чорларда туган үзгәреш тарихка да аек, объектив караш тудырды һәм курыкмыйча Алтын Урда дәүләтләре, татар мәмләкәте тарихы тулысынча өйрәнелә башлады.

Алтын Урда тарихы бөтен кешелек дөньясының, яшәешнең, аерылгысыз бер кисәге булып тора, ди галимнәр.  Алтын Урда сүзен кулланырга куркып йөргән чорларда атаклы татар галиме Миркасыйм Госманов  бу теманы күтәреп  чыга.  Европаның  академик фәнни даирәләре Алтын Урда тарихын танып, күрә башлап та тирәнтен өйрәнмәгән дәвердә, Россиянең фәнни мөхите Алтын Урданың казанышларын күптән өйрәнә башлады. Бигрәктә Татарстанда галимнәрнең фәнни ачышлары – бу феноменның калкып чыгуына сәбәп булды.

«Дөнья тарихында Алтын Урда» китабы 8 апрель көнне Оксфорд университетында тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100