news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар тарихы чылбыры беркайчан өзелмәс дим ышанам - Римма Ратникова

II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенының пленар утырышы узды.

 

(Казан, 4 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Тупланган тарихи чыганакларның фәнни яктан анализлануы, кирәкле эзлеклелектә чагылдырылуы бүген бик зарур. Татар тарихы чылбыры беркайчан өзелмәс дим ышанам. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова төбәк тарихын язучыларга шулай дип мөрәҗәгать итте. Бүген ул II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенының пленар утырышында катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров бу чараның төбәкләрдәге татарларның тарихын барлау ягыннан әһәмиятле булуын билгеләп узды. "Халкыңның, авылның тарихын өйрәнү өчен һәркемгә юл ачык. Бу эшнең кирәклеге дә көн кебек ачык. Тарихыбызны яшьләргә тапшыра алмасак, эшебезнең киләчәге булмаячак. Язылган китапларны халыкка җиткерә белү кирәк. Төрле очрашулар уздырылмаса, китапханә киштәсендә яткан китап ул әле эшли, хезмәт итә дигән сүз түгел. Бу хәрәкәтнең төп мәгънәсе дә шунда", - диде.

Ринат Закиров җыенда Россиянең 35 төбәгеннән 374 делегат катнашуын, Иркутск, Омск кебек ерак төбәкләрдән дә килгәннәрен, иң зур делегациянең Башкортстаннан 30 кешелек булуын билгеләп узды.

Римма Ратникова делегатларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде. Республика җитәкчесенең кайнар сәламнәрен тапшырып, төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең эшен хуплавын белдерде. "Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Мондый мәкальләр һәр халыкта бар. Тарих ул, беренче чиратта, нәсел-шәҗәрәң, үз авылың турындагы тарихлардан башлана. Бу мактауга лаеклы хезмәт. Хәзерге вакытта күп кенә эшмәкәрләр үз туган авыллары тарихын барлауга игътибар итә башладылар. Аннары туган як тарихын өйрәнеп китаплар чыгаралар. Татарстан хакимияте бу өлкәдә, әлбәттә, теләктәшлек күрсәтә", - дип билгеләп узды Римма Ратникова.

Парламент рәисе урынбасары соңгы вакытта күп кенә районнарның энциклопедияләре язылганын искәртте. "Тупланган тарихи чыганакларның фәнни яктан анализлануы, кирәкле эзлелектә чагылдырылуы бүген бик зарур. Архив материалларына таянып эшләргә кирәк. Архивчылар белән мөнәсәбәтләр тагын да ныгыр дип ышанабыз. Ата-бабабаларыбыз шушы киңлекләрдә зур дәүләтләр тоткан, тирән эз калдырганнар. Россиядә татар тарихы белән бәйле урыннар күп. Халкыбыз тарихын бергәләп чагылдырырга кирәк. Татар тарихы чылбыры беркайчан өзелмәс дим ышанам", - дип Римма Ратникова делегатларга сәламәтлек, иҗади уңышлар, яңа табышлар теләде.

"Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Борһанов татар зыялыларының һәм җәмәгатьчелекнең төбәкләр тарихына кызыксынуы һәрчак булганян билгеләп узды. Бу юнәлештә эшләгән Мәрҗани, Габәши, Насыйриларны мисалга китерде.

Альберт Борһанов 1990-2000 елларда Фәнни һәм төбәк тарихын өйрәнү буенча тикшеренүләр активлашуын, конференцияләр үткәрелүен, китаплар бастырылуын шәрехләп үтте. 2016 елның февралендә Татарстан төбәк тарихын өйрәнүчеләре җәмгыяте булдырылуын белдерде.

Алга таба гомумтатар төбәкчеләр җәмгыятенең җитәкчелек органнары булдырылуын, "Туган җир” журналы нәшер ителүен һәм башка эшләрне санап үтте. Альберт Борһанов фикеренчә, төбәкчеләр җәмгыятенең эшчәнлеген активлаштыру өчен ике штат берәмлеге кирәк. Шулай ук, ул иң яхшы төбәк тарихын өйрәнү эшенә грант булдыру, тикшеренүләрне активлаштыруга ярдәм күрсәтү кирәк дип саный.

Алга таба утырышта Туган җир" журналы баш мөхәррире, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы, гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе урынбасары Дамир Исхаков, Татарстан Республикасы Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр советы әгъзасы, язучы Гарифҗан Мөхәммәтшин, Саратов өлкәсеннән делегат һәм башкалар чыгыш ясады.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100