news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар тарихчылары язучыларның Алтын Урда турында әдәби әсәрләр язарга җыенмавына аптырый

2019 елда Алтын Урданың 750 еллыгы билгеләп үтелә.

Татар тарихчылары язучыларның Алтын Урда турында әдәби әсәрләр язарга җыенмавына аптырый
Султан Исхаков

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тарихчылар Алтын Урда чорын әдәбиятта һәм сәнгатьтә күрсәтү ниятеннән төрле мәдәният учреждениеләренә һәм иҗат берлекләренә мөрәҗәгать белән чыкканнар. Иҗатчылар арасыннан бары тик рәссамнар гына тарихчылар тәкъдимен күтәреп алганнар. Бүген бу хакта “Чиксезлеккә юл” күргәзмәсе ачылуга багышлап “Татар-информ”да мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә тарих фәннәре кандидаты, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев әйтте.

“Академик басмаларны бөтен халык укый алмый. Шунлыктан безнең алда дөрес тарихыбызны халыкка җиткерү проблемасы тора. Моның өчен төрле технологияләр кулланыла. Төрле роликлар ясап социаль челтәрләр аша таратырга мөмкин – безнең Тарих институты моның белән шөгыльләнә. ВВС кебек каналлар тарихны аңлата торган бик кызыклы тапшырулар ясыйлар, - ди Илнур Миргалиев. – Без татар тарихына кагылышлы даталар буенча конференцияләр уздырырга тырышабыз. Ничектер халыкка ишетелерлек итеп шауларга тырышабыз”.

“Алда Алтын Урданың 750 еллыгы тора. Без шул уңайдан Камал театрына “Идегәй” спектаклен яңарту тәкъдиме белән чыктык. Бу бит Алтын Урданың бөтен трагедиясен ача торган әсәр. Кирәксә без консультант та була алабыз. Әмма театр “бәлки куярбыз, бәлки куймабыз” дип җавап бирде. Бу аларның эше, - дип дәвам итте тарихчы. - Без язучылар тәкъдимебезне күтәреп алыр дип көттек. Зур романнар димибез. Повестьлар язылсын иде. Бер җавап та килмәде. Кая безнең язучыларыбыз? Алар 200дән артыкмы? Күбрәкме?..”

Илнур Миргалиев Казанда Алтын Урда паркы булырга мөмкилеген әйтте. Бу хакта Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман белән сөйләшүләр бара.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100