news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар тамашачысы нәзберек, ул татарлыкны ярата – Әлмәт театры артисты Камил Вәлиев

Илле ел сәхнә тоткан артист нинди генә милләт кешесен уйнаса да, беренче чиратта кешенең яшәешен, эчке дөньясын уйнавын әйтте.

Татар тамашачысы нәзберек, ул татарлыкны ярата – Әлмәт театры артисты Камил Вәлиев
Рамиль Гали

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татар театрында тәрҗемә әсәрләре куелу буенча театрлар һәм драматурглар арасында бәхәсләр дәвам итә. Үзе дә бик күп тәрҗемә әсәрләрендә уйнаган Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Камил Вәлиев татар тамашачының үз милләтебез әсәренә өстенлек бирүен, башка халыкларга караганда нәзберегрәк, итагатьлерәк, нечкә күңеллерәк булуыннан күрә: “Тамашачыбыз татарлыкны ныграк кабул итә”, - диде ул “Татар-информ"га биргән интервьюда.

“Элек, яшьрәк чакта: “Тагын тәрҗемә куялар”, ди идем, яратмый идем. Эшләргә дә авыр кебек иде. Хәзер спектакльләрдә нинди генә милләт кешесен уйнасаң да... Беренче чиратта ул кеше бит! Аның яшәеше, аның эчке дөньясы, аның дөньяга карашы”, - ди илле ел Әлмәт театры сәхнәсен тоткан актер.

Шунысын да искәртеп үтик, бу сезонда ул Әлмәт театрында Ярослава Пулиновичның “Земля Эльзы” пьесасы буенча яшь драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев тарафыннан куелган “Син кайда идең?” спектаклендә 72 яшьлек пенсиядәге укытучы Василий Игнатьевич ролен башкарды. “Аны карагач беркемнең дә: “Нигә тәрҗемә куясыз?” дигәне юк әле, - ди Камил Вәлиев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100