news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар табыны» бәйгесенә милли ризык рецептлары кабул ителә

Рецептларны #татартабыны2019 хештегы белән инстаграмга, яисә вконтакте сәхифәсенә урнаштырырга кирәк.

«Татар табыны» бәйгесенә милли ризык рецептлары кабул ителә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). 7 октябрьдә башланган «Татар табыны» конкурсына иң тәмле милли ризыкларның рецептлары кабул ителә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бөтендөнья татар конгрессы сайты, “Татарлар” газетасы һәм “Тәмле булсын!” рестораннар челтәре директоры, Халыкара Ассоциациясе Президенты Ризидә Хөсәенова белән берлектә, “Татар табыны” конкурсын үткәрә.

Рецептларны  #татартабыны2019 хештегы белән инстаграмга, яисә вконтакте сәхифәсенә урнаштырырга кирәк. @tamle_bulsyn, @tatarlar_kongress, @gulnazshayhi , @endzhe06, @alsu5zinurova аккаунтларына да язылу кирәк. Конкурс 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Оештыручылар 15 финалистны сайлап ала. Финалистларның эшләре 11 ноябрьдә иртәнге сәгать тугызда сайтка куела. Алар арасыннан җиңүчеләр тавыш бирү юлы телән билгеләнә. Тавыш бирү 18 ноябрьдә иртәнге сәгать тугызда туктатыла. Гран-при иясен финалистлар арасыннан оештыручылар сайлый. Нәтиҗәләр ясау һәм бүләкләүләр тантанасын соңрак хәбәр ителәчәк.

"Хуҗабикәләр якыннары яратып ашый торган популяр ризыкларны фотога, яисә видеога төшереп җибәрә. Рецептларын тәфсилләп яза. Катнашучылар арасында көн саен диярлек үз рецептлары белән уртаклашучылар бар. Иң популяр ризыклар, әлбәттә, камырдан ясалган. Безнең татар халкы өчпочмак, гөбәдия, кош теле, кыстыбыйдан башка үз табынын күз алдына да китерә алмый", диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot