news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар табыны» бәйгесе җинүчеләре билгеле булды

«Татар табыны» бәйгесенең максаты - милли ризык әзерләү традицияләрен саклау.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Бөтендөнья татар конгрессы оештырган «Татар табыны» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды.

«Татар табыны» бәйгесенең максаты — милли ризык әзерләү традицияләрен саклау. Анда Россия федерациясенең 10 төбәгеннән йөзләп эш катнашкан. Бәйге татар конгрессы сайтында яктыртылды, катнашучылар пешергән милли ризыкларның фотоларын шунда урнаштырып барды. Сайтка керүчеләр тавыш бирү юлы белән җиңүчеләрне билгеләде.

«Татар табыны 2019» бәйгесендә финалга 15 кеше чыкты. Беренче урынны Азнакайдан Мәрьям Миңнегулова, икенче урынны Сиринә Сафиуллина, өченче урынны Айзилә Рәхмәтуллина алды. Гран-при иясе — Сарман районы Җәлил бистәсеннән Зөһрә Вәлиуллина.

«Татар табыны» җиңүчеләрен котлау тантанасында АКШтан килгән татар кешесе Фарук Гыйззәтуллин да бар иде. «Әнием дә татар ризыкларын пешерә иде, хатыным да пешерә. Пәрәмәчләр, вак бәлеш пешерәбез», — дип сөйләде ул.

Бәйрәмдә танылган аш-су остасы Резедә Хөсәенова тары ярмасы белән кыстыбый пешерү остаханәсе оештырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot