news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар-төрек галиме Әкъдәс Нигъмәт Куратның оныклары - Татарстанда

Беренче тапкыр ватан-Анага аяк баскан Идел Әвҗимән һәм Каан Курат бабаларының авылларында кунак булдылар, туганнары белән таныштылар

 (Истанбул, 7 октябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Бүген Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Төркиядә яшәп вафат булган күренекле татар-төрек галиме Әкъдәс Нигъмәт Куратның (фотосурәттә) “Топ Капы музеендегы Алтын Урда, Кырым һәм Төркестан ханнарының ярлыклары һәм хатлары” фәнни китабының русчага тәрҗемә басмасы тәкъдим ителә.

Бу җәһәттән мәрхүм фән эшлеклесенең Истанбулда яшәүче оныклары Идел Курат Әвҗимән һәм Каан Курат та әлеге чарага катнашыр өчен беренче тапкыр Татарстан туфракларына аяк бастылар.

Тумышы белән Чирмешән районы Бәркәтә авылыннан булган Әкъдәс Нигъмәт Куратның тууына 110 ел тулу мөнәсәбәте белән, узган ел авылдашлары зурлап искә алу кичәсе оештырган иде. Бу юлы алар, Чирмешән районы хакимияте белән берлектә, танылган галимнең оныкларын кунак иттеләр. Очрашу кичәсенә Әкъдәс Нигъмәт Куратның Миңнебай авылында гомер итүче туганы Төзек Надыйрова да катнашты.

Әкдәс Нигъмәт Куратның оныкларын Чирмешән якларына “Безнең мирас” җурналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон озата кайтты.

Идел Курат Әвҗимән һәм Каан Курат, Татарстанга аяк басуларының тәүге көнендә, бабаларының якын туганнары Моратовлар гаиләсе белән күрештеләр. Шулай ук алар өчен Казан федераль университетында студентлар һәм галимнәр белән очрашу оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100