news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы Татар бистәләре тарихына багышланачак

Россиякүләм форум 12-13 сентябрьдә Томск өлкәсендә була.

Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы Татар бистәләре тарихына багышланачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). 12-13 сентябрьдә Томск өлкәсендә узачак Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы Татар бистәләре тарихына – аларның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәгенә багышланачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров хәбәр итте.

  • Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Татарстанда – ел саен һәм Россия күләмендә ике елга бер тапкыр төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы үткәрелә. Быел Бөтенроссия форумын Томск шәһәрендә оештырырга карар кылынган. Ул Томск өлкәсе белән Татарстан Хөкүмәтләре арасындагы хезмәттәшлек һәм ТАССРның 100 еллыгы вакыйгасы кысаларында уздырыла.

“Төбәкчеләр форумында 500ләп тарихчы катнаша иде, быелгы конференциядә төп тема – Татар бистәләре тарихы була, шуңа күрә әлеге юнәлештә фәнни тикшеренүләр алып барган галимнәр генә җыела. Форумда 200 кеше катнаша. Алар Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия, Мордовия республикаларыннан, Ульяновск, Әстерхан өлкәләреннән, Себер төбәкләреннән, Казахстан, Үзбәкстан һәм Төркиядән килә”, - диде Данис Шакиров.

Хәзерге вакытта 84 тарихчы доклад ясарга теләк белдергән.  Конгресс Татарстан делегациясен Казаннан Томскига кадәр алып бару өчен поезд вагоны яллаган. 

“Поезд Томскига барганда Новосибирскида зур тукталыш ясаячак. Новосибирскида конгресс карамагындагы татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашулар көтелә. Кайтканда Екатеринбургта туктагач, Свердловск өлкәсе татар җәмгыяте вәкилләре белән дә шундый ук очрашу булачак”, - диде Данис Шакиров.

Томскидагы форумның программасында 12 сентябрьдә өч секция утырышы каралган. Аларда татар бистәләре, авыллары, шәхесләре һәм тарихи һәйкәлләре темалары күтәрелә. 13 сентябрьдә – пленар утырыш. Шул ук көнне төбәк тарихчылары хезмәтләреннән күргәзмә ачыла. Кунаклар Томск шәһәренең Татар бистәсенә һәм Томь елгасының сул ярында урнашкан Әүштә борынгы татар авылына сәфәр кылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100