news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар сүзе» халыкара бәйгесе җиңүчеләре билгеле - исемлек

«Татар сүзе» халыкара бәйгесендә «Професионаллар» категориясендә I урынга Камал театры актеры Ришат Әхмәдуллин ия булды.

«Татар сүзе» халыкара бәйгесе җиңүчеләре билгеле - исемлек

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде.

I категориядә 10 яшькә кадәр булган җиңүчеләр: Искәндәр Иванов, Мәликә Абдуллина, Камил Надыршин, Эмиль Закиров, Дилә Хисамова, Динә Әфризунова, Дилә Сибгатуллина, Раидә Мәрданова, Нәргизә Хәбибрахманова, Зилия Әскарова. Җиңүчеләрне Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова котлады.

II категориядә 11 яшьтән 17 яшькә кадәр җиңүчеләр: Ихтыяр Кыямов, Ислам Хәйдәров, Ильвина Галиева, Фәридә Галимуллина, Әнвәр Мөхетдинов, Гөлинә Алиева, Мәрьям Хәмзина. Җиңүчеләрне халыкара бәйгенең оештыру комитеты рәисе, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин котлады.

18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен булган III категориядә җиңүчеләр: Флера Шәрипова, Рәфидә Наҗарова, Гүзәл Сибагатова, Гүзәл Шакирова, Алинә Хамәтшина, Гөлнара Булатова, Эльза Салаватова, Гөлшат Мәхмүтова, Рамил Мөхетдинов.

Җиңүчеләрне филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Фоат Галимуллин тәбрикләде. «Без татар телен бөтен халык белән үстердек, баеттык, ул инде белем, мәдәният теле булып әверелде. Телебезгә алга таба да уңышлар юрыйбыз, чөнки халкыбыз аны кадерли. Алга таба телне саклауда үстерүдә татар сүзен ямен күрсәтүдә зур нәтиҗәләргә ирешербез», - диде ул.

«Үз шигырьләрен сөйләүчеләр» номинациясе җиңүчеләре: Гөлүсә Батталова, Булат Ибраһимов, Нурия Бәширова, Алинә Шәгәрәева, Алмаз Хәмзин.

«Шигъри гаилә» номинациясендә җиңүчеләр дип I урында Мишуриннар гаиләсе, II урында Нурмөхәммәтовлар гаилсе, III урында Гаяновлар, Шаһбановлар гаиләсе табылды. «Кызыксындыру» призына Сабуровлар гаиләсе лаек булды.

«Профессионаллар» категориясендә I урынны Ришат Әхмәдуллин, II урынны Эмиль Талипов, Артём Пискунов, III урынны Динар Хөснетдинов яулап алды.

"Бу бәйгенең исеменә сәнгатьле уку дип әйтү генә килешә микән? Һәр чыгыш ясаучы үз образында яши кебек. Татар халкы шулкадәр талантлы! Шундый сәләтле кешеләр булганда, бу халкының киләчәге бар. Мондый матур телне югалтып буламыни? Туган телне яратыйк, саклыйк. Киләчәгебез якты булсын", - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

Ул бәйгенең киләчәктә телевизион проект булачагын әйтте.

  • Бәйгегә сентябрь аеннан 15 декабрьгә кадәр барлыгы 3557 видеоязма кабул ителгән. Әлеге эшләр арасыннан 2 турга 310 катнашучы сайлап алынган. Шуларның 40ы җиңүче булган.
  • Эшләрне түбәндәге жюри әгъзалары бәяләде: Айдар Фәйзрахманов, Фоат Галимуллин, Резедә Сәләхова, Илдар Кыямов һәм Илсөяр Иксанова.
  • Бәйгедә катнашучылар 1600 000 сумлык приз фонды өчен көрәште.
  • Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесе икенче тапкыр үткәрелә. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештыра.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100