Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
V «Татар сүзе» нәфис сүз бәйгесенең иң популяр номинациясен атадылар
Бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында V «Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең финалы турында сөйләштеләр. Очрашуда оештыручылар бәйгенең иң популяр номинациясен атадылар. Быел «Татар сүзе»нә 4500 гариза килгән, алар арасында иң күбе шигърият номинациясендә.
«Иң популяр номинация – шигърият. 2 меңгә якын гариза нәкъ менә әлеге номинациягә килде», – дип искәртте «Татар сүзе» бәйгесенең оештыру комитеты әгъзасы Роза Әдиятуллина.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Бәйгенең жюри әгъзасы, Татарстанның халык артисты Ирек Хафизов сүзләренчә, катнашучылар арасында балаларның күп булуы шатлыклы.
«Иң сөендергәне балаларның гаризалары күп. Безнең киләчәк буыныбыз үзебезнең татар классикларыбыз белән танышып, аларның шигырьләрен белеп үсәләр. Болай булса, татар сүзе югалмас. Иң ошаганы иҗади гаиләләр һәм нәни балаларның сөйләүләре, аларны мөккибән китеп тыңлыйсың», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Шаян ТВ» каналы башкарма директоры Рамилә Сәхабетдинова бәйгедә катнашкан балаларның әти-әниләренә рәхмәт белдерде.
««Шаян ТВ» балалар каналы булгач, мин беренче чиратта әлеге бәйгедә катнашкан балаларга һәм аларның әти-әниләренә зур рәхмәтләр җиткерәсем килә. Чынлап та, безнең иң күп гариза бирүчеләр балалар иде. Бәйгедә катнашучыларның яше чикләнмәгән, балалар нинди әсәрләр, шигырьләр укыйлар, барысын да күрсәттеләр», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз