news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар сүзе» нәфис сүз бәйгесен үткәрү хокукы «Шаян ТВ» балалар каналына тапшырылган

«Татар сүзе» нәфис сүз бәйгесен үткәрү хокукы «Шаян ТВ» балалар каналына тапшырылган
Михаил Захаров

«Татар сүзе» нәфис сүз бәйгесен үткәрү хокукы быел «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенә караган «Шаян ТВ» балалар каналына тапшырылган. Оештыручылар «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә бәйгегә гаризалар кабул ителә башлавы турында игълан итте.

«Без бу бәйгене эстафета итеп Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясеннән кабул итеп алдык. Бу бик җаваплы һәм мәртәбәле эш. Киң мәйданга чыгар өчен без аны телевизион бәйге дип игълан иттек», диде «Шаян ТВ» каналының башкарма директоры, баш мөхәррире Рамилә Сәхәбетдинова.

Ул ТР Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә әлеге проектны тапшырганы өчен рәхмәтләрен җиткерде.

«Без каналыбызда телевизион кадрлар һәм нәфис сүз осталарын үстерәбез. Шуңа күрә «Татар сүзе» проекты безгә бик зур бүләк булды. Татар сүзе ТНВ каналында эшләүчеләр өчен зур мәгънәгә ия төшенчә. Без – татарлар, безнең сүзебез үткен булырга тиеш. Ул буыннан-буынга күчергә тиеш. Ә безнең «Шаян ТВ» каналы шушы буыннан үстерүче һәм татар телендә эшләүче бердәнбер канал», дип аңлатты Рамилә Сәхәбетдинова.

 

Фото: © Михаил Захаров

«Бу карар кемнең генә ихтыярында булса да, киңрәк мөмкинлекләрне ача. Беренчедән, бу телевизион форматка бәйле – аудитория киңәя. Икенчедән, бер урында кабатлана торган төсмерләр булу алҗыта кебек. Бу яңарыш кебек тоела миңа. Гала-концерт кына күрсәтелеп калмый, бәлки эш барышы да күрсәтелер», дип сүзгә кушылды жюри әгъзасы, ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллин.

Оештыучылар хәбәр итүенчә, конкурста катнашу өчен видео форматындагы эшне һәм анкетаны tnvtatarsuze@mail.ru рәсми почтасына җибәрергә кирәк. Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә.

«Татар сүзе» бәйгесен ике тапкыр филармония уздырды. 2021 елдагы бәйге дә, 2022 елдагысы да катнашучыларда зур ризасызлыклар тудырды. Катнашучылар оештыручыларны бәйгенең шартларын конкурс барышында үзгәртүдә дә, катнашучыларга карата ихтирамсызлыкта да, шулай ук объектив бәяләмәүдә дә гаепләделәр.

  • Беренчел сайлап алу кысаларында оештыру комитеты гаризаларны кабул итә һәм аларның нигезләмәгә туры килү-килмәвен тикшерә. Икенче этапта – 2022 елның 1 ноябреннән 2023 елның 28 февраленә кадәр жюри әгъзалары бәйгегә кабул ителгән әсәрләрне бәяли.
  • Чыгышлар проза һәм шигърият номинацияләрендә бәяләнәчәк. Катнашучылар яшь аралыгы буенча өч категориягә, шулай ук, үзе язган әсәрне сөйләүчеләргә бүленә. Иҗади гаилә һәм профессиональ катнашучылар категорияләре дә бар.
  • Конкурсның нигезләмәсе белән ТНВ һәм «Шаян ТВ» сайтлары аша танышырга мөмкин.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100