news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар сүзе» III Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең рәсми гимны барлыкка килде

«Татар сүзе» III Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең рәсми гимны барлыкка килде
Салават Камалетдинов фотосы

«Татар сүзе» III Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең рәсми  гимны барлыкка килде. Әлеге гимн беренче мәртәбә сәхнәдән чара барышында янгырады.

Гимнның сүз һөм көй авторы – «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова.

Җырның тексты бөтен дөнья буйлап сибелеп яшәүче татар халкының гореф-гадәтләре, кунакчыллыгы, киң күңеллелеге, символикалары, җыр-моңның халык күңелендә тоткан урынын ассызыклап язылган.

Гимнны сәхнәдән Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова һәм җырчы Илгиз Мөхетдинов башкарды.

Быел «Татар сүзе» конкурсны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән бергәлектә «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе оештырды. Конкурста 3200 кеше катнашып, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза жанрлары буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100