news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар сүзе» бәйгесендә быел чуваш, мари, мордва, удмурт милләтләре дә катнаша ала

Халыкара нәфис сүз бәйгесенә быел «Туган тел» номинациясе кертелгән.

«Татар сүзе» бәйгесендә быел чуваш, мари, мордва, удмурт милләтләре дә катнаша ала
Салават Камалетдинов, архив

«Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә «Туган тел» дип аталган яңа номинация өстәлгән. Әлеге номинациядә чуваш, мари, мордва, удмурт милләте вәкилләре үз туган телләрендә әсәрләр башкара ала. Бу хакта «Татар-информ»да бәйгегә багышланган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

Фото: © Солтан Исхаков

«Татар сүзе» бәйгесе ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре коммиясе ярдәме белән «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла.

«Татар сүзе» бәйгесенең оештыру комитеты рәисе, «Шаян ТВ» каналы башкарма директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Рамилә Сәхабетдинова башка милләт вәкилләренең катнашуы зур дәрәҗә булуын әйтте.

«Быел «Туган тел» номинациясе дигән яңалык керде. Анда чуваш, мордва, мари, удмурт халыклары вәкилләрен көтеп калабыз. Анда дүрт урын булачак. Татарстанда 173тән артык милләт белән дус-тату яшибез. «Татар сүзе» бәйгесендә аларның катнашуы безнең өчен зур дәрәҗә», – диде Рамилә Сәхабетдинова.

Фото: © Солтан Исхаков

  • «Татар сүзе» бәйгесе быел дүртенче тапкыр үткәрелә. Быел бәйгенең номинацияләре үзгәргән, шулай ук премиаль фонды да арткан.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100