news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа татар герое турындагы «Туган батыр» мультфильм сериалы сентябрьдә төшерелә башлый

Яңа татар герое турындагы «Туган батыр» мультфильм сериалы сентябрьдә төшерелә башлый
Фото: «Туган батыр» проекты авторлары презентациясе

Татар герое турында «Туган батыр» мультфильм сериалы сентябрьдә төшерелә башлаячак. Бу хакта «Татар-информ»га «Туган батыр» проектына нигез салучы, «Туган Авылым» милли-туристик комплексын булдыручыларның берсе Радик Габдрахманов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, сценарий расланган, хәзер әзерлек эшләре алып барыла.

Әлегә Габдрахманов Санкт-Петербургта узган «Россия — Африка» саммитында катнаша. «Туган батыр» проекты Татарстан стендында тәкъдим ителде. «Бу презентация чарасы. Мин проект турында, анимация турында сөйлим», — диде агентлыкка ресторатор.

Ә инде 16 августта Казандагы Татарстан Милли китапханәсендә массакүләм мәгълүмат чаралары һәм блогерлар катнашында «Туган батыр» презентациясе узачак. Аннары проект инициаторлары Ozon һәм Wildberries маркетплейсларына чыгарга планлаштыра. Сүз китаплар һәм сувенир продукциясен тарату турында бара. Гомумән алганда, товарлар максималь дәрәҗәдә тәкъдим ителәчәк: китаплар, уенчыклар, азык-төлек һәм эчемлекләр, шул исәптән йорт өчен товарлар, косметика, шоу һәм чаралар.

Фото: © «Туган батыр» проекты авторлары презентациясе

Моннан тыш, эшмәкәр мультфильм сериалын эшләү проектына инвестицияләр җәлеп итү буенча да эшләвен сөйләде. Анимация сериалы буенча эшләүнең беренче елына 100 млн сумга якын акча таләп ителә. Бер серия 8-8,5 млн сум тора. Беренче сезон 12 сериядән торырга тиеш.

Габдрахманов әлегә проектка үзе инвестицияләр кертүен әйтте. Бүгенге көндә ул инде 27 млн сум шәхси акчасын тоткан, әмма аңа ярдәм кирәк. «Туган батыр» проекты инициаторы төрле вариантларны карый, шул исәптән эшмәкәр дуслары белән сөйләшүләр алып бара. Ул дәүләт ярдәменә дә өметләнә.

Эшмәкәр үзенең проектын Бөтендөнья татар конгрессында да тәкъдим итте. Чара анда республика Мәдәният министрлыгы һәм Мәгариф министрлыгы катнашында узды. «Барысы да мине хуплады. Без инде уртак эш алып барабыз», - дип төгәлләде Габдрахманов. Аның финанс моделе буенча, мультфильм сериалы биш ел ярым эчендә үз акчасын кайтарырга тиеш.

Фото: © «Туган батыр» проекты авторлары презентациясе

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы «Туган батыр» анимация сериалының беренче серияләрен 2024 ел ахырында чыгару планлаштырыла дип язган иде. Мультфильмның тизеры «Россия Ислам дөньясы: KazanForum 2023» IV Халыкара икътисади форумы кысаларында тәкъдим ителде.

Радик Габдрахманов глобаль мәгънәдә «Туган батыр» проекты туган җиргә һәм туган телгә мәхәббәт турында дип ассызыклады. Проект халыкара проект буларак күзаллана һәм гамәлгә ашырыла. Аның нигезендә татар фольклор герое турында әкият-легенда ята, аның авторы - Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәким.

Презентациядә проектның идея илһамчысы дип Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аталды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100