news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Tatar Su курортында ике кунакханә һәм рестораннар барлыкка киләчәк

Tatar Su курортында ике кунакханә һәм рестораннар барлыкка киләчәк
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Казанның Киров дамбасы янындагы яр буе территориясендә ике кунакханә барлыкка киләчәк. Төзелешкә рөхсәтне ТР башкаласы башкарма комитеты бирде.

150 номерга исәпләнгән өч катлы кунакханә Кремль белән Киров дамбасы арасындагы Казансу елгасы яр буенда урнашкан Tatar Su курорт комплексының бер өлеше булачак. Әлеге проектка кертеләчәк инвестицияләр күләме 4,1 миллиард сумнан артык.

Шулай ук Киров дамбасы буенда бутик-отель дә төзеләчәк. Проект экспертизаның уңай нәтиҗәсен алды. Моннан тыш, территорияне үстерү кысаларында ике ресторан да төзеләчәк.

Tatar Su комплексы июнь башында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot