Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар сценографиясенә багышланган китап театраль әдәбият премиясенә дәгъва итә
Финалга чыккан ун китап арасында Рауза Солтанованың «Сценография татарского театра: основные этапы, закономерности развития (ХХ — нач. ХХI в.)» җыентыгы бар.
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Рауза Солтанованың татар театры сценографиясенә тарихына багышланган китабы «Театр романы» премиясе номинантларының «Кыска исемлегенә» үткән. Исемлек Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк театр музее сайтына урнаштырылган.
Театр турындагы әдәбиятка бирелә торган «Театр романы» премиясе конкурсын Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк театр музее оештыра.
Быел финалга чыккан ун китап арасында сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанованың «Сценография татарского театра: основные этапы, закономерности развития (ХХ — нач. ХХI в.)» җыентыгы да бар.
Җиңүчеләрне декабрь аенда Россиянең халык артисты Константин Райкин рәислегендәге жюри сайлаячак.
Лауреатлар онлайн форматта игълан ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз