news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар стратегиясенә муллаларны социаль яклау мәсьәләсен кертергә тәкъдим ителде

Казанга X Бөтенроссия дин әһелләре форумына җыелган имамнар үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышты.

Татар стратегиясенә муллаларны социаль яклау мәсьәләсен кертергә тәкъдим ителде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Казанда X Бөтенроссия дин әһелләре форумында Татар халкының үсеш стратегиясенә мәчет имамнарының хезмәт шартларын яхшырту бурычын кертергә тәкъдим ителде. Бүген “Татар дин әһелләренең халыкның көндәлек тормышында тоткан урыны” темасына фикер алышуда Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыев “имамнарның тоткан урынын көчәйтү” мәсьәләсе актуаль булуын әйтте.

Җәлил хәзрәт мәчеттә эшләүче имамнарның социаль яктан якланмавына борчу белдерде. “Бүген авылда табибларга, укытучыларга, авыл хуҗалыгы белгечләренә дәүләттән төрле ярдәм каралган. Аларга грантлар, субсидияләр бирәләр, торак белән тәэмин итәләр. Мәчетне карап тотучы, дини эшчәнлек белән шөгыльләнүче, шул ук вакытта гаилә тормышын да алып баручы имамнарга бернинди ярдәм юк”, - диде хәзрәт.

Баш казый бүгенге көндә дингә тартылган сәләтле яшьләргә “минималь булса да хезмәт шартлары тудырырга кирәк”леген әйтте. Югыйсә, хуҗалык эшләре белән башы каткан имамның рухи яктан үсәргә, камилләшергә вакыты калмый, диде.

Бу фикер белән форумда катнашучылар да ризалашты. Татарстанның Балтач районы мәчетләре турында китап язган Гарифҗан ага Мөхәммәтшин дин әһелләренең хезмәт шартларын яхшырту бурычын “Татар халкының милли үсеш стратегиясенә” кертергә тәкъдим итте. Әлеге вакытта стратегиянең проекты әзерләнә, ул якын айларда кабул ителер дип көтелә.

  • X Бөтенроссия дин әһелләре форумы 13-15 июньдә уза. Беренче көнне имамнар көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышты. 14 июньгә – пленар утырыш, 15 июньдә “Изге Болгар җыены”нда катнашу планлаштырыла. Быелгы форум “Милли тормыш һәм дин” темасына багышлана. Ул Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100