news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар өстәл уеннары буенча беренче чемпионатка яшьләр Екатеринбургка җыела

1 февраль көнне Екатеринбургның Ельцин Үзәгендә узачак чемпионатта Свердловск, Чиләбе өлкәләре, Пермь крае һәм башка төбәкләрдән татар яшьләре катнашачак.

Татар өстәл уеннары буенча беренче чемпионатка яшьләр Екатеринбургка җыела

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”). Беренче тапкыр Россиянең татар яшьләре арасында татар өстәл уеннары буенча төбәкара чемпионат оештырыла. Чемпионатның максаты – уен аша татар мәдәнияте белән танышу, татарча аралашу, татар яшьләр оешмалары арасында элемтәләрне ныгыту, дип хәбәр итте Екатеринбургның “Татарлар якташлыгы” оешмасы рәисе Эльвина Корбанова “Татар-информ”га.

Чемпионат 1 февральдә Екатеринбургның Ельцин Үзәгендәге “Точка кипения” коворкинг мәйданчыгында узачак. Анда Екатеринбург, Пермь, Курган, Төмән һәм Чиләбе якларыннан татар яшьләре килүе көтелә. “Туган тел” дип аталган өстәл уеннары клубы беренчеләрдән булып нәкъ Чиләбе өлкәсендә пәйда булган иде.

Екатеринбургта төбәкара чемпионатны Чиләбенең “Яшьләр74” Татар яшьләре оешмасы белән Свердловск өлкәсенең “Урал таулары” иҗтимагый оешмасы берлектә үткәрә. Программа кичке сәгать 4тә башлана. Иң элек өстәл уеннары, аның зиһенне үстерү өчен файдасы, чемпионат кагыйдәләренә багышланган лекция булачак.

Яшьләр командаларга бүленеп, барлыгы 4 уенда катнашачак – “Татарча мафия”, “Ундервуд”, “Тимсах” һәм “Милли хәзинә”. Алар татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителгән, шуңа күрә уенны аңлау һәм татар телен өйрәнү өчен уңайлы, дип белдерә Эльвина Корбанова.

Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100