Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Татар спортчылары Параолимпия уеннарында җиңү артыннан җиңү яулый
^Татар спортчылары Параолимпия уеннарында җиңү артыннан җиңү яулый
(Уфа, 14 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстаннан Туриндагы IX кышкы Параолимпия уеннарында чыгыш ясаучы татар спортчылары соклангыч уңышларга ирешә. Уфада яшәүче татар егете Ирек Маннанов 7,5 чакрымга биатлон узышында ярышып, алтын медаль яулады. Шулай итеп, 35 яшьлек татар егете хәзер дүрт тапкыр параолимпия чемпионы булды. Уфа кызы Эльвира Ибраһимова да биатлонда уңышлы чыгыш ясап, бронза медаль алды.
Башкортстанның Балтач районындагы Асаевка авылында туып үскән татар егете Рөстәм Гарифуллинга да IX кышкы Параолимпия уеннары зур җиңү китерде. Биатлонда иң югары күрсәткечкә ирешеп, алтын медаль яулады якташыбыз. Бүген тагын да бер дистанциядә чыгыш ясый әле Рөстәм.
Рөстәм Гарифуллин кечкенәдән үк спортның байтак төрләре белән шөгыльләнә. Мәктәпне тәмамлагач та Стәрлетамак шәһәрендәге Физик культура техникумына укырга керә ул. Чаңгы спортына махсуслашкан егет тиздән югары күрсәткечләргә ирешә башлый һәм ике елдан соң аны Башкортстанның җыелма командасына кабул итәләр.
Соңгы ун елда Россия, Ауропа һәм дөнья күләмендәге ярышларда катнашып, Рөстәм Гарифуллин алтын, көмеш һәм бронза медальләрне бик күп яулады. Ә 1998 елда аны Россия җыелма командасына кабул иттеләр. Елдан-ел осталыгын арттырган татар егете хәзер кышкы Параолимпия уеннарында да чемпион булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз