Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар спорт журналистлары үзләренең спорт темасында гына кала алмауларын таныдылар
«Татар-информ»да «Татар мәгълүмат чараларында спорт» темасына багышланган матбугат конференциясе узды.
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда спорт журналисты термины кулланылса да, бары тик спорт темасына гына яза торган татар журналисты юк. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татар мәгълүмат чараларында спорт» темасына багышлап уздырылган матбугат конференциясендә катнашучыларга шушы фикерне танырга туры килде. Чөнки үзләрен спорт журналистлары дип таныткан журналистлар барысы да төрле матбугат чараларында җитәкче постлар билгелиләр. Җитәкче булмаганнары бу теманы мәдәни темалар яки рус телендә дә эшләү белән чиратлаштыра булып чыкты.
Футбол буенча дөнья чемпионатының финал уеннары барган көннәрдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына спорт журналистлары сыйфатында “Татарстан яшьләре” газетасының баш мөхәррире Атлас Гафиятов, “Идел” журналының баш мөхәррире Радик Сабиров, “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррир урынбасары Илнар Хөснуллин, “ТНВ” телеканалында татар һәм рус телләрендә спорт темасын яктыртучы Алмаз Гафиятов, соңгы берничә елда спорт темасына алынган “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе Алисә Сабирова чакырылды. Спорт темасына язучы журналистлар спорт тематикасын яктырту белән бәйле проблемаларны күтәреп чыктылар.
“Спорт нинди дәрәҗәдә – спорт журналистикасы да шундый дәрәҗәдә, - дип бәя бирде кырык елга якын татар журналистикасында эшләүче Атлас Гафиятов. - Мин эшли башлаган сиксәненче елларда спортка зур игътибар юк иде. Спорт темасын язучылар да өч-дүрт кенә кеше иде. Хәзер алар сан буенча да, сыйфат буенча да үсте дип саныйм”.
Радик Сабиров сәясәт, икътисад темасына язучы журналистлар күп булмаган кебек, спорт тематикасын яктыртучылар да күп була алмавын билгеләде. “Рус телендә спорт темасын язучылар да күп түгел. Яшьләр килеп чыгалар да, федераль басмаларга китеп баралар. Татар журналистикасында да шул биш-алты исем йөри”, - диде ул.
“Бүгенге шартларда акларга-кызылларга бүленә башласак, бөтенләй бернәсәсез калырга мөмкинбез”, - дигән фикерне җиткерде Илнар Хөснуллин коллегалары белән килешеп бетмәвен белдереп. “Сез безне баш мөхәррир, баш мөхәррир урынбасары дип таныштырдыгыз. Бу инде, бер яктан караганда, спорт журналистикасы юк дигән сүз. Мөхәррир булып эшләп спорт турында язып булмый! Спорт журналисты булу өчен даими шуның эчендә кайнарга кирәк. Әз генә читтә калдыңмы – төшеп каласың дигән сүз. Мәдәни темага язучы журналистлар атнага бер концерт карый, ә спорт журналисты атнага бер матчны калдырса, аналитика язып булмый, - диде ул. – Рус матбугаты икешәр-өчәр спорт журналисты тота. Татарда ул юк. Сез миңа спорт журналисты тоткан бер гәҗитне әйтә аласызмы? Вакыйга һәм вакыты булганда гына яза икән – бу кызык түгел. Спорт журналистикасының яралгы хәлдә булса да булуына Казанда булган спорт чаралары һәм көрәш темасы ярдәм итә”.
Алмаз Гафиятов спорт журналистикасының яңалык форматына кайтып калуын әйтте. “Әмма хәзерге интернет заманында без инде бөтен яңалыкны социаль челтәрләрдән дә белеп барабыз. Зур күләмле текстлар укылмый, - диде ул. – Телевидение өчен татар спорт журналисты булуы бик авыр, чөнки татарча сөйләүчеләр юк”.
Алисә Сабирова үзенең спорт темасын мәдәният темасы белән чиратлаштыруын, бу темага кушылганга күрә алынырга туры килүен әйтте. Ул беркая да спорт журналистларына дәресләр бирелмәү, аларны әзерләмәү проблемасын күтәрде.
Үзләрен спорт журналистлары дип таныткан журналистлар да үзләренең шәкертләре булмавын таныды. Бары тик Атлас Гафиятов та иң беренче шәкерте буларак янында утырган улына – Алмаз Гафиятовка күрсәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз