Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар спорт журналистлары футболчы Далер Кузяев белән интервью әзерләргә вәгъдә бирделәр
Футболчы, “Зенит” һәм Россия җыелма командасы ярымсакчысы Далер Кузяевны Википедия Дәлир Әдһәм улы Хуҗаев дип билгели.
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Футбол буенча Россия җыелма командасы уенчысы Далер Кузяев (Далир Хуҗаев) чыннан да татар егетеме - үзләрен спорт журналисты буларак танытучы татар журналистлары бу сорауга анык кына җавап бирә алмыйлар.
“Без шулай инде, хәтта татар булмаган кешене дә татарлаштырабыз. Ул бик яшь егет. Мин аны Казанга килде дип беләм. Корбан Бердыев чакырган булган. Ул Чаллыда туган егет. Ике-өч яшенә кадәр шунда яшәгән, бөтен тормышы Оренбургта узган. Әти-әниләре Таҗикстаннан. Үзен күреп сөйләшмәгән килеш мин аны татар дип игълан итүгә каршы. Башта ул егет белән күрешик. Гомумән, спортчылар белән элемтә кору бик катлаулы. Беренчедән, йолдыз чире дә бар, икенчедән бик ачылып бетәргә тырышмыйлар. Бик авыр алар белән эшләве. Безнең бер контингент бар инде – көрәшчеләр, чаңгычылар, йөзүчеләр”, - диде Илнар Хөснуллин.
“Башта аның татар каны булуын расларга кирәк”, - дип Илнар Хөснуллин фикерен куәтләде Атлас Гафиятов та.
“Ул футбол күгендә бер ел гына балкыган егет. Мин “Зенит” почтасына хат яздым, “Соңрак” дигән җавап килде, - диде Илнар Хөснуллин. – Мин аны татар дип горурланырга ашыкмас идем шәхсән үзем. “Без фамилиясе рус булмагач, татар дип игълан итәбез дә горурланабыз”.
“Без заманында Нигериядән килгән Питер Осазе Одемвингиене татар дип әйттек һәм аның татар булуын расладык”, - дип сүзгә кушылды Радик Сабиров.
Алмаз Гафиятов дөнья чемпионаты вакытында спортчыларга үтеп керү авыр булуын әйтте: “Алар аерым территориядә һәм регламент буенча гына. Хәтта алар Казанда уйнасалар да, алар янына килү чынга ашмас хыял”, - диде ул.
Спорт журналистлары Далер Кузяев белән татарча интервью әзерләргә вәгъдә бирделәр.
- Футболчы, “Зенит” һәм Россия җыелма командасы ярымсакчысы Далер Кузяевны Википедия Дәлир Әдһәм улы Хуҗаев дип билгели. Футболчы егет Чаллы шәһәрендә туган. Гаилә бирегә Таҗикстаннан күчеп кайткан, соңрак Оренбургка күченгән. Россия матбугат чараларында Кузяевның татар гаиләсендә үсүе турында мәгълүматлар, шул исәптән интервью жанрында булганнары да бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз