news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар спектакльләре Франциянең Mezzo каналында октябрь ае дәвамында күрсәтеләчәк

Тапшыруда Шүрәле, Җәлил һәм Алтын Урда спектакльләрен күреп булачак.

Татар спектакльләре Франциянең Mezzo каналында октябрь ае дәвамында күрсәтеләчәк
Рамил Гали/архив

(Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов театрда куелган татар спектакльләре Франциянең Mezzo каналында бер ай дәвамында күрсәтеләчәген әйтте. Бу хакта ул Хөкүмәт йортында үткән 2019-2020 елларда театраль сезон ачылуга багышланган брифингта сөйләде.

“Классик музыканы пропагандалаучы Франциянең Меццо каналы 65 илгә трансляцияләнә. Анда безнең театр турында тапшыру цикллары күрсәтеләчәк. Шүрәле, Җәлил, Алтын Урда спектакльләре кергән. Шулай ук каналда Казан шәһәре, театр турында да күрсәтеләчәк. Бу – октябрь дәвамында күп тапкыр дәвам ителәчәк тапшыру”, - диде ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot