Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар шигърияте антологиясенең I томын тәкъдим иттеләр
Бүген Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда Татар шигърияте антологиясенең беренче томын тәкъдим иттеләр. Китап өч томда татар телендә һәм бер томда рус телендә дөнья күрәчәк. Проект Татарстан Язучылар берлеге һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан тормышка ашырылган. Проектның җитәкчесе – Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла, антологияне төзүче – филология фәннәре докторы Ләйсән Надыршина.
Антологиянең беренче бүлеге гомумтөрки дәвердән алып, XX гасыр башы – 1917 елгы кадәрге вакытны үз эченә алган. Биредә 50 шагыйрьнең иҗаты тәкъдим ителгән. Әсәрләр шагыйрьләрнең туу вакыты белән бәйле тәкъдим ителә.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Антологиядә татар поэзиясенә кагылышлы булган, татар поэзиясен тудырган иң олы шагыйрьләр, иң олы лирикларның әсәрләре урын алган. Монда соңгы елларда гына халкыбыз мәдәниятенә кайткан аерым авторлар да бар. Мәсәлән, Дауд Саксининың китабы табылып, басылып чыкканнан соң, китапта аның шигырьләре дә урын алды. Тәрҗемә рәвешендә булса да Шиһабетдин Мәрҗаниның шигырьләрен урнаштыруны дөрес дип таптык, Гали Рәхимнең гаять матур XX йөз башына караган шигырьләре кертелде», – дип таныштырды китап белән әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина.
Аның сүзләренчә, китапның Габдулла Тукай белән бәйле көннәрдә тәкъдим ителүе дә үзенчәлекле, символик мәгънәгә ия.
«Антологиядә Габдулла Тукай иҗаты бик бай рәвештә һәм яратып тәкъдим ителә. Моңа кадәр дөнья күргән ике антологиядә дә Тукай иҗаты иң югары урынны алып тора иде. Биредә дә Тукайның лирик иҗаты да, романтик шигырьләре дә, аның сатирасы да урын алган. Гомумән, бу томнарда татар шигърияте, андагы традицияләр, мотивлар, стильләр кабатлануы бик ачык күренеп тора. Өч томны янәшә куеп укыган кешеләр татар шигъриятенә бөтенләй үзгә караш булдырырлар», – дип искәртте галимә.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Дания Заһидуллина әлеге антология татар шигърияте тарихында өченче басма булуын искәртеп узды. Моңа кадәр төрле елларда бер томлык һәм ике томлык антологияләр дөнья күргән булган.
«Антология ул иң күренекле, гүзәл шигырьләрне җыеп тәкъдим итүне таләп итә. Бездә беренче антология 1956 елда төзелә, аны Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре төзи. 1992 елда ике томлык татар шигърияте антологиясе тәкъдим ителә, аның төзүчесе Гәрәй Рәхим була», – дип таныштырды ул.
Татар шигърияте антологиясенең икенче томы инде басылган, өченче томы да якын арада тәкъдим ителәчәк. Рус телендәге басма ел дәвамында дөнья күрәчәк, дип хәбәр итте оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз