news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар шундый фаҗигага юлыкса да, ул барыбер үз урынын тапкан – тарихчы

1552 елдагы вакыйгалар татарларда феодал катламны юк итүгә китерде, дип саный Искәндәр Гыйләҗев.

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). 1552 елдагы вакыйгалар татарларда феодал катламны юк итүгә китерде. Тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев шундый фикердә. Бу хакта ул бүген "Безнең мирас" журналының Хәтер көне уңаеннан оештырылган түгәрәк өстәл вакытында белдерде.

"Җир биләүчеләр, аксөякләр, морзалар – феодал катламын югалту бик тискәре нәтиҗә бирде. Безнең татар һәрвакытта да шул кешеләрдә үз өметен, киләчәген күргән. Чөнки феодал сыйныфның кулында акча, феодал сыйныфның кулында үсеш өчен бөтен матди мөмкинлекләр. Алар кулында – идарә, хакимият. Алар кулында – мәдәният үсеше, алар кулында белем. Акча булмаса, белем дә булмый. Аксөякләр булмаса, югары мәдәният тә булмый. Алар юкка чыкканга XVII-XVII гасыр мәдәнияте чын мәгънәсендә кризис кичерә", – дип саный тарихчы.

ХVIII гасыр уртасында гына татар милләтендә кабат акчалы кешеләр барлыкка килә, күтәрелеш башлана, ди Искәндәр Гыйләҗев. Авыр шартларга яраклашып, руслар белән бер җәмгыятьтә яшәүне дә ул татар милләтенең көчлелек билгесе, ди.

"Безнең милләт ХIX йөздә яңадан күтәрелә. Без шуның белән горурланырга тиеш. Рус дәүләтендә, христиан дәүләтендә милләт нинди көчле позицияләргә ирешә. Ул рус дәүләте ярдәме белән ирешелгән әйбер түгел. Без бу хакта еш кына сөйләргә дә онытабыз. Татар шундый фаҗигага тарса да, ул барыбер үз урынын тапкан. Моның белән горурлану кирәк", – дигән фикердә Искәндәр Гыйләҗев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100