news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар Штабы Габдулла Тукайга багышлап оештырган флешмобка нәтиҗә ясалды

Жюри карары белән биш команда җиңүче булып табылды. Алар 25 мең сум акча белән бүләкләнә.

(Казан, 30 апрель, "Татар-информ"). “Татар Штабы” Габдулла Тукайга багышлап оештырган флешмобка нәтиҗә ясалды. Җиңүче төркемнәр 25 мең сум акча белән бүләкләнде. Флешмобта Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Татарстан, Башкортостан, Чуашстан республикасы татарлары командалары актив катнашты. Хәтта Кытайда яшәүче татарлар да чарага кушылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. 

Флешмобның төп максаты – яшьләр арасында Тукай иҗатын өйрәнү, татар телен үстерү һәм интернетта татар мәдәниятен танытуның яңа юлларын эзләү иде.

Катнашучы төркемнәр, Тукай иҗаты яки шагыйрьгә багышланган текстлардан видеороликлар әзерләп, аларны социаль челтәрләрдә таратырга һәм флешмобка яңа кешеләрне җәлеп итте.

Төркемнәрне К. Тинчурин театры артисты Рөстәм Гайзуллин, IT белгече Әлфия Бәдретдинова, татар блогерлары “Татар малай” һәм “Кызык-мызык”, шагыйрь Булат Ибраһим бәяләде. Жюри карары белән биш команда җиңүче булып табылды. Алар 25 мең сум акча белән бүләкләнә.

Беренче урын — Шәкертләр командасы (Чуашстан), 9 мең сум.
Икенче урын — Татар теле укытучысы командасы (Казан университеты), 6 мең сум.
Өченче урын — Якташ командасы (Мәскәүнең Губкин университеты), 4 мең сум.
Өченче урын — Тукай балалары (Татарстан), 4 мең сум.
Дүртенче урын — Су анасы (Мәскәү), 2 мең сум.

Шулай ук «Татар мафия», «Без — бергә», Мәскәүнең 1186 мәктәбе командалары һәм сәнгати осталык өчен җырчы Рузилә Бикә махсус бүләккә лаек табылды. Алар Вахтангов театры спектакленә чакыру белән бүләкләнә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100