news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар шамаилен популярлаштыру акциясе кысаларындагы чаралар тәгаенләнде

Татарстанда “Минем гаиләмнең шамаиле” акциясе дәвам итә

 (Казан, 23 март, “Татар-информ”). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, “Татар сәнгате һәм мәдәнияте (Татар шамаилләре галереясы) клубы” иҗтимагый оешмасы, “Казан кремле” музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музее белән берлектә, “Минем гаиләмнең шамаиле” (элек ул “Минем өемнең шамаиле” дип бирелде - ред.) республика акциясе кысаларында, татар халкының милли, рухи һәм гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлтелгән чаралар үткәрә. Шуларның берсе – Бөтенроссия шамаилләр конкурсы. Бәйге, шамаилләргә бәйле традицияләрне саклау һәм ныгыту максатыннан, уздырыла, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

Искәртеп үтәбез: эшләр “Профессиональ каллиграфия”, “Һәвәскәр каллиграфия”, “Балалар иҗаты”, “Гаилә ядкаре” номинацияләрендә фотография рәвешендә 25 апрельгә кадәр info@dumrt.ru электрон почтасы буенча кабул ителә. Фотографияне җибәргәндә авторның тулы исеме, номинация, иҗади эш исеме күрсәтелергә һәм катнашучы хакында кыскача мәгълүмат язылган булырга тиеш. Аларны жюри һәм 15-21 май көннәрендә үткәреләчәк тавыш бирүдә катнашучылар бәяли, шуңарчы, 20 апрельдә, кыскача исемлек игълан ителә. Иң үзенчәлекле эшләр акциянең махсус каталогына кертеләчәк. Конкурста катнашкан иң яхшы шамаилләр күргәзмәсе Кол Шәриф мәчетендә 15 майдан алып 15 июльгә кадәр уздырылыр дип көтелә. Җиңүчеләр исә 21 майда – Идел буе Болгарында Ислам динен рәсми кабул итү көнендә билгеле булачак. Алар “Яңа гасыр” телеканалының татар шамаилләре сәнгатенә багышланган “Минем гаиләмнең шамаиле” телмарафонында катнаша ала. Шул ук көнне “Татар мәдәниятендә мөселман каллиграфиясе сәнгате” темасына түгәрәк өстәл һәм күренекле төрек хаттаты Мөхсин Дәмирән белән иҗади очрашу үткәрү күздә тотыла.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, “Минем гаиләмнең шамаиле” республика акциясе кысаларында социаль рекламалар булдырылачак. 20 апрельдә исә шамаилләр һәм мөселман хаттатлары турындагы сайт эшли башлар дип көтелә. 20 марттан 21 майга кадәр Татарстанның сынлы сәнгать һәм дини уку йортларында татар хаттатлары катнашында остаханәләр оештырыла.

Шулай ук акция кысаларында 15 майдан 30 августка кадәр заманча ислам каллиграфиясе күргәзмәсе, 15 майдан 20 июльгә кадәр исә элекке татар шамаилләре күргәзмәсе эшләячәк.

Фотосурәт http://www.islam.ru/ сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100