news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар шагыйрьләре Дәрдмәндкә Казанда һәйкәл куярга тәкъдим итә

Дәрдмәнд бүгенге татар байларына үрнәк булып тора һәм аларның да бу изге эшкә катнашулары мөмкин, ди Газинур Морат.

Татар шагыйрьләре Дәрдмәндкә Казанда һәйкәл куярга тәкъдим итә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар шагыйрьләре Дәрдмәндкә Казанда һәйкәл куярга тәкъдим итәләр. Бу фикерне «Яшел камин янында. Шәхесләребез» тапшыруында шагыйрь Газинур Морат җиткерде.

«Бу шәхесне мәңгеләштерүнең үтемле юлы бар. Аның зурлыгын күрсәтеп тора торган һәйкәл-таш булырга тиеш. Ул Казанда булырга тиеш. Аның алтыннары заманында таланган һәм без бу шәхес алдында бик бурычлы. Ул нинди зур эшләр башкарган кеше! Дәрдмәндкә Бакый Урманче ясаган һәйкәл әзер инде. Аны куярга тартып алынган акчаларының миллионнан берсе дә җитәр иде», - ди Газинур Морат.

Шагыйрь фикеренчә, Дәрдмәнд бүгенге татар байларына үрнәк булып тора һәм аларның да бу изге эшкә катнашулары мөмкин.

Газинур Морат Дәрдмәнднең кабере дә калмаган булуын, ул җирләнгән зират өстендә завод салыну турында искәртеп үтте.

  • Тапшыру Язучылар берлегенең кабул итү бүлмәсендәге легендар камин янында әзерләнә. Тапшыруда өлкән язучы, әдәбиятчы Лирон Хәмидуллин, Тукай премиясе лауреатлары, шагыйрьләр Зиннур Мансуров, Газинур Морат, Ркаил Зәйдуллалар катнашты.
  • Тапшыруның авторы һәм алып баручысы – шагыйрь, Татарстан язучылар берлегенең әдәби консультанты Марат Закир.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100