news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар шагыйрьләре Дәрдмәнд турында әдәби-мәгърифәти тапшыру яздырдылар

Тапшырулар социаль челтәрләр аша таратылачак.

Татар шагыйрьләре Дәрдмәнд турында әдәби-мәгърифәти тапшыру яздырдылар
архив/Рамиль Гали

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Татарстан Язучылар берлеге үзенең әдәби-мәгърифәти проекты булган «Яшел камин янында. Шәхесләребез» тапшыруның икенче чыгарылышын төшерде. Ул күренекле шагыйрь һәм алтын приискалары хуҗасы Дәрдмәнд шәхесенә багышланды. Тапшыру төшерелү барышын «Татар-информ» хәбәрчесе дә күзәтте.

Тапшыруда өлкән язучы, әдәбиятчы Лирон Хәмидуллин, Тукай премиясе лауреатлары, шагыйрьләр Зиннур Мансуров, Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла катнашты. Тапшыруның авторы һәм алып баручысы – шагыйрь, Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты Марат Закир.

Дәрдмәнд иҗатын һәм тормыш юлын актив өйрәнүче әдәбиятчы буларак, Лирон Хәмидуллин шагыйрь турында белешмә бирде. Аны белгән кешеләр белән хатлар язышкан булуын әйтте. Галим әлеге документларны ИЯЛИ Мирасханәсенә тапшырган.

Каләмдәшләре «Дәрдмәндче шагыйрь» дип атаган Ркаил Зәйдулла шагыйрьнең иҗаты турында кызыклы мәгълүматлар бирде. Шагыйрьләр Дәрдмәнднең мирасы югалган булуын фаразладылар. Шагыйрьләр Дәрдмәнднең портретын ясаган мәрхүм рәссам Айдар Хисамовны зурлап искә алдылар.

Тапшыру Язучылар берлегенең кабул итү бүлмәсендәге легендар камин янында әзерләнә. Аның беренче чыгарылышы дин эшлеклесе, әдип һәм тарихчы галим Ризаэтдин Фәхретдингә багышланган иде.

Тапшырулар социаль челтәрләр аша таратылачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100