news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар шагыйре Ленар Шәехнең әсәрләре Лондонда чыккан «Нить» китабында дөнья күрде

Өч мең данәдә нәшер ителгән китапларның бер өлеше Европа университетларына таратылачак.

Татар шагыйре Ленар Шәехнең әсәрләре Лондонда чыккан «Нить» китабында дөнья күрде
Солтан Исхаков/архив

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Лондонда «Нить» дип аталган Евразия әдәби җыентыгының дүртенче томы чыккан. Әлеге китап Евразия иҗат гильдиясе (Лондон) тарафыннан «БелБренд» интеллектуаль милекне саклау ассоциациясе белән берлектә 3 мең данәдә нәшер ителгән. Китапта татар шагыйре, язучы Ленар Шәехнең дә өч әсәре урын алган. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«2015 елдан Евразия иҗат гильдиясе белән хезмәттәшлек итәм, ел саен „Ачык Евразия“ конкурсында, эксперт советларында катнашам. Шуңа тәкъдим ясадылар һәм мин әсәрләремне җибәрдем. Китап дөнья буйлап тәкъдим ителә, пандемия булуга карамастан, төрле илләрдә, шул исәптән Мәскәүдә, гильдия очрашулар үткәрә. Быел томлыкка төрле илләрдә яшәп иҗат итүче 16 язучының хикәяләре кертелгән, шул исәптән минеке дә», — диде ул.

Ленар Шәех әйтүенчә, теләгән һәркем Евразия иҗат гильдиясе әгъзасы була ала. «Мин күп кенә татар язучыларына моны тәкъдим иттем, ләкин уңай җавап ишетмәдем. Бүгенге көндә татар әдәбияты Татарстан чикләрендә, хәтта Россия кысаларында гына кала да, үсә дә алмый, аңа алга зур сикереш кирәк. Шул вакытта гына үсеш булачак», — дип саный ул.

Бу китапта инглиз, рус, латыш, әрмән, белорус, кыргыз, башкорт язучыларының да әсәрләре кертелгән. «Татар язучыларыннан мин берүзем», — диде Ленар Шәех.

«2018 елдан башлап, әлеге проектта 14 илдән 60тан артык автор катнашты. Быелгы китапның авторлары — профессиональ сүз осталары, гильдия ел саен уздырып килә торган „Ачык Евразия“ конкурсы җиңүчеләре һәм финалистлары, Евразия премияләре лауреатлары, гильдия проектлары һәм советларының актив катнашучылары һәм вәкилләре», — дип язылган китапның сүз башында.

Узган ел дөнья күргән өченче томда Ленар Шәехнең шигырьләре урын алган булган. Ленар Шәех — әсәрләре инглиз теленә тәрҗемә ителгән бердәнбер хәзерге заман татар язучысы булып санала. Аның инглиз телендә басылган «One of You» (Лондон: Hertfordshire Press, 2017) китабы дөнья буйлап тарала. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100