Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар шагыйре Гали Хуҗиның 1942 елда язылган поэмасы рус телендә басылырга әзерләнә
Әсәр шагыйрь һәм тәрҗемәче Борис Лукин тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителгән.
(Казан, 28 май, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татар язучысы Гали Хуҗиның 1942 елда язылган “Зоя” исемле поэмасы 80 елга якын вакыттан соң шагыйрь һәм тәрҗемәче Борис Лукин тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителгән.
“Литературная газета”да тәрҗемә авторы белән интервью, Гали Хуҗи турында белешмә һәм поэмадан өзек бастырылган. Поэмада сүз Зоя Космедемьянская турында бара.
Борис Лукин интервьюда әлеге поэмага юлыгу тарихын, аның кыскача эчтәлеген һәм тәрҗемә итү юлында очраган кыенлыклар турында сөйләгән.
Ул тәрҗемәгә алыну өчен юлын юлга тәрҗемә ясаучы эзләвен, әмма бүгенге язучылар һәм редакторлардан ярдәм ала алмавын әйткән. Аңа андый ярдәмчене өч ел дәвамында эзләргә туры килгән.
Гали Хуҗи поэмасында Зоя Космодемьянскаяны театр эпосы героинясы Алтынчәч белән чагыштырган. Интервьюда Алтынчәч турында мәгълүмат та, Муса Җәлилнең шул исемдәге либреттосы турында да белешмә бар.
Тәрҗемә авторы тиздән поэма рус телендә басылып чыгачагын, тышлыгы 1943 елда Казанда басылган китапка охшатып эшләнүен дә искәрткән.
Гали Хуҗи (1912-1966) хәзерге Кайбыч районының Карамасар авылында туган. Бөек Ватан сугышы ветераны.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз