news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар шәхесләренә һәйкәлләрне күбәйтергә тырышырга кирәк – Дамир Исхаков (видео)

Тарихчы башка милләт вәкилләренә һәйкәл куйган вакытта чыккан проблемаларга тыныч карарга киңәш итте.

(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Күпмилләтле илләрдә һәйкәл куйган вакытта проблемалар чыга тора, без моңа тыныч карарга тиешбез – тарих фәннәре докторы, этнолог Дамир Исхаков шулай дип белдерде. Бу фикерен ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә җиткерде.

Әңгәмәдәш тарихи шәхесләргә һәйкәл куелуга карата мөнәсәбәтен белдереп: “Мин тарихи шәхесләргә һәйкәл куелырга тиеш дип саныйм. “Изге Владимирга һәйкәл куюга ничек карыйсыз” дип сорау биргәннәр иде: “Берничек тә карамыйм, ул руслар эше, ул бит рус дөньясында булган шәхес. Шуңа күрә алар куясылары килә икән, рәхим итсеннәр”, - дидем. Ә менә Явыз Иванга карата һәйкәл кую мәсьәләсе бераз катлаулырак. Проханов та “татарлар Явыз Иванга куйган һәйкәлне яратмаслар” дип әйтте”, - диде Дамир Исхаков. Ул һәйкәлләр мәсьәләсендә туган низагларга тыныч карарга киңәш итеп: “Безгә үзебезнең татар шәхесләренә һәйкәлләрне күбәйтергә тырышырга кирәк”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100