Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар сәүдәгәрләре һәм меценатларының үткәне һәм бүгенгесе» конкурсы җиңүчеләре билгеле
Бүген Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә республика күләмендә оештырылган VII «Татар сәүдәгәрләре һәм меценатларының үткәне һәм бүгенгесе» конкурсына нәтиҗә ясалды.
Иң элек институтның Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе рәисе, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиеваның сәламнәрен җиткерде.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Эльмира Сәлахова конкурста катнашучыларны сәламләде. Меценатлык эшчәнлегенең әһәмиятен аңлатты. Хезмәт ветераны, Мөхлисә Бубый исемендәге медаль иясе Һаҗәр Бәширова Дәрдемәнд премиясе лауреатлары белән Калининградка булган сәфәрләре хакында сөйләде. Педагог, нәфис сүз остасы, Мөхлисә Бубый исемендәге медаль иясе Зифа Гәрәева мондый очрашуларның яшь буынны тәрбияләүдәге роле гаять зур һәм бәяләп бетергесез булуын әйтте.
«Конкурска Татарстанның Саба, Арча, Актаныш, Баулы, Әтнә, Түбән Кама, Кама Тамагы, Сарман, Кукмара, Балтач, Балык Бистәсе районнары, Казан һәм Чаллы шәһәрләре, Башкортстан һәм Чувашия республикалары, Түбән Новгород өлкәсе Пилнә агросәнәгать техникумыннан мәкаләләр килде. Бәйгедә катнашучылар арасында төрле һөнәр ияләре бар. Барлыгы 50дән артык мәкалә алдык. 100дән артык кеше катнашты», – диде «Татар-информ»га Флюра Абдуллина.

Саба муниципаль районы Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих, туган тел һәм әдәбият укытучысы Гүзәл Ярмиева узган гасырда эшчәнлек алып барган меценатлар турында сөйләде, Татарстанның Балтач муниципаль районы «Түнтәр урта гомуми белем бирү мәктәбе»ннән Гөлнара Шәрәфиева үз төбәге сәүдәгәрләре, бүгенге көн эшкуарларының хезмәтләрен ассызыклады. Шул ук районның мәктәп укучысы Динара Нурзадина меценатлар турында үзе язган шигырен укыды.
«Татар мәдәнияте үздырган һәр чарада актив катнашучы Мостафа Закиров Дәрдемәнд шигырен сәнгатьле итеп сөйләде. Казан шәһәренең 7нче интернат-лицееннан Айдар Закировның җырлавы, шулай ук Вәлиәхмәтовлар гаиләсенең чыгышы да һәркемне җәлеп итте. Сәүдәгәрләр һәм меценатларның эшчәнлеге турында викторина да үткәрелде. Сорауга җавап бирүчеләргә алма бүләк ителде. Конкурста катнашучыларга дипломнар һәм Дәрдемәнд фотосурәте төшерелгән блокнотлар тапшырылды», – диде Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

Бәйге Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын аягүрә басып күмәкләп башкару белән төгәлләнде. Аны Татарстанның атказанган артисты Гөлия Хәмәтгалиева башлап җырлады.
- Чара Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте белән берлектә оештырылды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз