news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар Сараланы авылы волонтерлары хәрбиләргә ярты тонна өй токмачы җибәргән

Лаеш районы Нармонка авыл җирлегенең Татар Сараланы авылы волонтерлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәмнең зур партиясен әзерләп җибәргән. Ике ай ярым эчендә авылда яшәүче биш хатын-кыз 500 килограмм токмач әзерләгән.

Волонтерлар үзләре билгеләп үткәнчә, кулдан әзерләнгән продукт алгы сызыкта аеруча кадерле, чөнки ул сугышчыларга туган йортларын һәм якыннарының кайгыртуын искә төшерә.

Авыл халкы хәрбиләргә махсус хәрби операция башланганнан бирле ярдәм итә. Алар даими рәвештә гуманитар ярдәм җыюда катнаша һәм алгы сызыкка озату өчен озак саклана торган продуктлар әзерли.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциядә ярдәм итүдә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

«Без катлаулы вакытларның безнең җәмгыятьне берләштерүен күрәбез. Татарстанлылар йөрәк кушуы буенча безнең сугышчыларга, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтәләр, фронт һәм шефлыкка алынган шәһәрләр – Лисичанск һәм Рубежная өчен гуманитар ярдәм җыялар. Барыгызга да бу мөһим эш өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot