Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар шамаилләрен Сенегалдагы биенналеда күрсәтәчәкләр
2026 елның 19 ноябреннән 19 декабренә кадәр узачак 16 нчы Дакар биенналесында (DAK « Art) татар шамаилләре тәкъдим ителәчәк. Сенегал башкаласы Дакарда узган мәдәни хезмәттәшлек турындагы сөйләшүләрдә Россия ягы шундый инициатива белән чыкты. Бу хакта «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия делегациясе составына стратегик караш төркеме һәм халык дипломатиясе үзәге вәкилләре – төркем рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин һәм үзәкнең фәнни җитәкчесе, профессор Леонид Исаев керде.
Сенегалның Мәдәният, халык кәсепләре һәм туризм министрлыгында Россия делегациясен ведомство вәкилләре кабул итте. Анда Россия, шул исәптән Татарстан һәм Сенегал арасында хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алыштылар. Марат Гатин төркемнең эше турында сөйләде.
Сенегал ягы булачак чаралар өчен потенциаль мәйданчыклар турында сөйләде. Стратегик караш төркеме һәм Халык дипломатиясе үзәге мәдәни хезмәттәшлек буенча мөмкин булган юнәлешләргә тукталды: күргәзмәләр һәм иҗат коллективлары белән алмашу, ноябрь ахырында татар шамаиле белән биенналеда катнашу.
Киләчәктә Россиягә, Россиядәге исламга һәм мөселман халкы күпләп яшәгән төбәкләргә багышланган аерым экспозицияләрне алып килү карала. Әңгәмәдәшләр туризмга аерым игътибар бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз