news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар шагыйрьләре Меңьеллык паркында шигырьләр укыячак

Казанның Меңьеллык паркында бөек шагыйрь Кол Галигә куелган һәйкәл янында чираттагы шигырь кичәсе узачак. Ул 12 июль көнне кичке 17:00 үткәрелә. «Нигә кирәк шигырь, укучысы булмаса?» дип исемләнгән перформансны «Идел» журналы һәм Татар китабы йорты икенче тапкыр оештыра.

«Мәйданнарда яңгыраган татар шигыренә сусаган тамашачылар өчен Идел буе Болгары дәүләте шагыйре Кол Галигә куелган һәйкәл янында шигъри перформанс узачак. «Нигә кирәк шигырь, тыңлаучысы булмаса?» дип исемләнгән чара — бүген шагыйрь укыган шигырьне тыңларга кеше юк дигән ялгыш фикергә җавап», дип хәбәр итә оештыручылар.

Чара перформанс рәвешендә үтә, шуңа күрә һәйкәл янында нотыклар укылмаячак. Яшь һәм урта буын татар шагыйрьләре үз шигырьләрен гади мегафон ярдәмендә халыкка яңгыратачак.

Шигъри перформанс Кол Галинең 790 ел элек язылган «Кыйсса-и Йосыф» поэмасыннан өзекләр уку белән башлана. Чарада Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары Булат Гатауллин белән Эльдар Гатауллин, музыкант Ильяс Фәрхуллин һәм татар шагыйрьләре Луиза Янсуар, Ләйлә Фаяз, Рифат Сәлах, Фәнил Гыйләҗев, Алинә Хәбибуллина, Лилия Низамова һ.б. катнаша.

Перформансны «Идел» журналы һәм Татар китабы йорты оештыра, махсус партнер - Татарстан Язучылар берлеге.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100