news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Асия Зәбирова-Шәйхуллина Татарстанга багышланган шигырьләр китабын дүрт телдә чыгарган

«Китабым яраткан туган ягым – Татарстанга һәм дөньяның иң матур шәһәре – Казанга багышлап язылды», - диде шагыйрә.

Асия Зәбирова-Шәйхуллина Татарстанга багышланган шигырьләр китабын дүрт телдә чыгарган
Асия Зәбирова-Шәйхуллина

Шагыйрә Асия Зәбирова-Шәйхуллинаның «Татарстан – минем туган йортым» дигән китабы Төркиядә һәм Казанда чыккан. Китапта шигырьләр татар, рус, төрек һәм инглиз телләрендә тәкъдим ителә.

«Китабым яраткан туган ягым – Татарстанга һәм дөньяның иң матур шәһәре – Казанга багышлап язылды. Китапта җырларымның ноталары да урын алды. Шигырьләремә Гөлнара Беляева, Екатерина Тарасова, Зера Варельджи, Александр Ферулёв, Владимир Фёдоров көй иҗат итте», - диде автор «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Ул һәрбер шигырендә яши, аны күңеле, җаны белән тоя. Асия ханымның шигырьләре төрле темага язылган, тик анда туган ил, Казан турындагы җыр текстлары беренче урында тора. Асия ханым бөек татар халкына, аның башкаласына, күз белән күреп туймас соклангыч табигатенә, елга-күлләренә, имин-тыныч күкләргә дан жырлый. Ул язган әсәрләрнең һәр юлы җырлап тора», - диде шагыйрә, тәрҗемәче Рәзинә Сәетгәрәева.

Аның әйтүенчә, тәрҗемә вакытында ул авторның иҗат алымнарын укучыга тапшырырга тырышкан. «Алар киләчәктә матур көйләргә салынып җырларга әверелер дигән өметтә калам. Асия ханымның тагын бер искиткеч сыйфаты - ул бөтен шигырьләрен яттан белә. Бер талантлы кеше бар яктан да талантлы була! Асия ханымда да композиторлык сәләте дә, моңны тоя белү, жыр осталыгы да бар», - диде ул.

Профессор, филология фәннәре докторы Фәрит Яхин авторның шигырьләрен поэзиядә яңа мәдәни-романтик алым дип атады. «Аның шигырьләре интеллектуаль укучылар өчен, аларда гыйльми камиллек бар. Хистә даимилеккә ирешү рухи куәтне, тирән аңлылыкны, мәгънәләр иясе булуны таләп итә. Асия ханымның поэзиясендә аларның барлыгын тоям. Шигырьләре – ихлас, чын, саф күңелнең нурлы балкышыннан чагылышлар», - диде ул.

Татарстан Президенты Аппаратының гомуми эшләр бүлеге мөдире урынбасары Әминә Җәләлетдинова фикеренчә, китапның Казан циклы патриотик булуы белән үзенчәлекле. «Ул туган якка, аның халкына, гомумән, кешеләргә көчле мәхәббәт белән сугарылган. Бу - Асия ханымның шәхси үзенчәлеге. Ул бөтен дөньяны кочарга, үзенең җылысын бирергә әзер. Асия ханымның шигырьләрендә күңеленең иң нечкә кыллары тибрәлә, биеккә омтылышы чагыла», - ди ул.

Филология фәннәре кандидаты, «Татар сәнгате һәм мәдәнияте клубы» җитәкчесе Алсу Шәмсутова Асия Зәбирова-Шәйхуллинаның шигырьләрендә көчле пафос, катлаулы рифма, авыр ритм булмавын әйтте. «Аның шигырьләре җиңел һәм рәхәт укыла. Бу шигырьләр тормышта мәхәббәтнең, ышанычның һәрдаим булырга тиешлегенә ишарәли. Аның шигырьләрен укып, мин тормышның асыл кануннарын истә тотарга кирәклекне аңладым», - диде ул.

«Хәтта «тарих», «халык тарихы» төшенчәләре дә Асия ханымның шигырьләрендә аяныч афәт итеп түгел, ә тирән мәгънәле, ата-бабаларына, үз нәселенә карата әйтелгән рәхмәт хисләре белән күзаллана. Җырлары, шигырьләре аша рухлары йоклап бара торган кавемгә ул иҗади бер кояш кебек илаһи сөюен бүләк итә», - дип саный Алсу Шәмсутова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100