news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар шагыйре Рүзәл Мөхәммәтшин Төркиядә шигырь фестивалендә катнашкан

Татар шагыйре Рүзәл Мөхәммәтшин Төркиядә  шигырь фестивалендә катнашкан
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов/ архив

Татар шагыйре Рүзәл Мөхәммәтшин Төркиянең «Hazar şiir akşamları» исемле шигырь фестивалендә катнашкан.

«Төркиянең Элязыг шәһәрендә 29 ноябрь – 1 декабрь көннәрендә «Hazar şiir akşamları» исемле шигырь фестивале үткәрелде. Егерме җиденче мәртәбә оештырылган бу чарада быел Төркиянең үзеннән, Азәрбайҗаннан, Үзбәкстаннан, Кыргызстаннан һәм башка илләрдән шагыйрьләр катнашкан», дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге.

Фестивальнең төп максаты – төрки дәүләтләр һәм төбәкләр арасындагы багланышларны ныгыту, төрки әдипләрне берләштерү.

news_right_1
news_right_2
news_bot