news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар сүзе» республика бәйгесе финалына өч профессионал артист чыккан

«Татар сүзе» республика бәйгесенең гала-концерты 21 февральдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония сәхнәсендә үтә.

«Татар сүзе» республика бәйгесе финалына өч профессионал артист чыккан
Михаил Захаров

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Татар сүзе» республика бәйгесе финалына өч профессионал артист чыккан. Финалистлар исемлеге филармония сайтында урын алган.

«Татар сүзе» конкурсына профессионаллардан кырыклап гариза кергән. «Аларның өчесе генә финалга чыкты. Уйлап карагыз — комиссиянең эше нинди авыр», диде жюри рәисе, Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов.

Финалга Әлмәт театры артисты Мәдинә Гайнуллина, «Татарстан» ДТРК дикторы, актер, журналист Идел Кыямов һәм Камал театры артисты Фәннүр Мөхәммәтҗанов чыккан. Нигезләмә шартлары буенча, әлеге категория катнашучылары арасында номинацияләргә бүленеш юк

Жюри финалистлар арасында дәрәҗәле урыннар бүленешен сер итеп саклый.

Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле итеп укучыларның «Татар сүзе» республика бәйгесенең гала-концерты 21 февральдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония сәхнәсендә үтә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot