Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татар сүзе» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды
Профессионаллар арасында призлы урыннарны һәм акчалата премияләрне Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Идел Кыямов һәм Мәдинә Гайнуллина алды.
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Казанда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә «Татар сүзе» республика бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде.
Гала-концертта Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та катнашты.
Җиңүчеләр:
Профессионаллар арасында:
Беренче урынны һәм 100 мең сумлык премияне Камал театры артисты Фәннүр Мөхәммәтҗанов, икенче урынны һәм 80 мең сумлык премияне «Татарстан» ДТРК дикторы, актер, журналист Идел Кыямов, өченче урынны һәм 70 мең сумлык премияне Әлмәт театры артисты Мәдинә Гайнуллина алды.
18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында:
Шигърият номинациясендә беренче урынны Тамчыгөл Сәлахова, икенче урынны Эльвира Камалетдинова, өченче урынны Гүзәл Сибагатова алды.
Проза номинациясендә:
Беренче урынны Рания Усманова, икенче урынны Гөлчәчәк Камалиева, өченче урынны Фоат Заһриев алды.
Мәсәл номинациясендә:
беренче урынны Илдар Динмөхәммәтов, икенче урынны Гүзәл Шакирова, өченче урынны Дилбәр Гайнуллина алды.
11 яшьтән 17 яшькә кадәрге катнашучылар арасында:
Шигърият номинациясендә беренче урынны Тимур Фазлыев, Айзат Хәйруллин, икенче урынны Данис Хисмәтуллин, Айрат Шамс, өченче урынны Раяз Сәлахетдинов, Камилә Ганиева алды.
Проза номинациясендә өченче урынны Алсу Вәлиева алды.
Мәсәл номинациясендә өченче урынны Айсылу Абдуллина алды.
10 яшькә кадәрге катнашучылар арасында:
Шигърият номинациясендә беренче урынны Дилә Сибагатуллина , икенче урынны Таңсылу Сәлахова, Сәфинә Гарифуллина, Нәргизә Хәбибрахманова, өченче урынны Сәйдә Хәсәнова алды. Дилә Хисамовага Махсус бүләк бирелде.
Проза номинациясендә беренче урынны Нәргизә Сабирҗанова, икенче урынны Зилия Әскарова, өченче урынны Раил Мәрданов алды.
Мәсәл номинациясендә беренче урынны Мәрьям Зәкиева, өченче урынны Нәфисә Ибраһимова алды.
«Татар сүзе» бәйгесе катнашучыларның игътибарын татар теле һәм классик әдәбиятны саклап калу һәм үстерүгә юнәлтү максатыннан оештырылды. Аның инициаторы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе.
«Татар сүзе» республика бәйгесенең премияләре күләме:
10 яшькә кадәрге катнашучыларга беренче урын өчен 30 000 сум, икенче урын өчен 25 000 сум, өченче урын өчен 20 000 сум;
11 яшьтән 17 яшькә кадәрге катнашучыларга беренче урын өчен 45 000 сум, икенче урын өчен 35 000 сум, өченче урын өчен 25 000 сум;
18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучыларга беренче урын өчен 50 000 сум, икенче урын өчен 40 000 сум, өченче урын өчен 30 000 сум;
профессиональ катнашучыларга, номинацияләргә бүлмичә, барлыгы өч премия: беренче урын өчен 100 000 сум, икенче урын өчен 80 000 сум, өченче урын өчен 70 000 сум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз