news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар сәнгатенең үсеше илдәге иң авыр елларга туры килгән – Кадим Нуруллин

Киләчәктә Татарстанда зур концерт залы да булыр, татар телле тамашачысы булмавы бар, дип саный филармония директоры.

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Татар мәдәниятенең иң зур үсеш вакыты илдәге иң авыр чорларга туры килә. Шул сәбәпле, кризиска карамастан, Татарстан зур концерт залын салуга тотынырга тиеш. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Кадим Нуруллин “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында шул хакта белдерде.

"Мәсәлән, филармониянең тууы 37 нче елларга туры килә. 1937 елда филармония барлыкка килә, 1939 елда опера театры ачыла. Симфоник оркестрлар менә шушы чорда туа. 1945 елда консерватория ачыла. Сез күз алдыгызга китерегез нинди авыр чорлар! – дип белдерде ул. – 1990 еллар. Совет системасыннан хәзергесенә күчү чорында зур бер "шартлау" була. Нәкъ кризис чорларында бит, акчалар алышынган вакытта".

Кадим Нуруллин фикеренчә, Мәскәүнең Кремль залы кебек заманча бинада татар җырчысы да зәвыксыз концерт куюга бармаячак, мондый бина тамашачыны да тәрбияләячәк. Зур зал булдыру идеясенә без өлгереп җиттек. Нәрсәгә кирәк соң ул дигән кеше юк бит, кеше бүген андый сорау куймый, дип саный ул.

Әмма Кадим Нуруллин бер күренешнең сагайтуын әйтте. "Ул – телне белүчеләрнең кимүе. Никадәр генә сөйләнгән сүз булмасын, телне авыл биреп тора иде. Шәһәрдә бит күп кенә егет-кызларыбыз татар телендә аралашмый. Кызганычка каршы, телебезне югалта, позициябезне бирә барабыз. Соң булмасын иде. Залы да булыр, ә тамашачысы, бәлки, ул күләмдә булмас", – дип белдерде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100