news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар сәнгать әһелләре милли театрга нигез салган Кариев каберенә зыярәт кылды

Эмиль Талипов мондый чараларда күбрәк кеше катнашырга тиешлеген әйтте.

Татар сәнгать әһелләре милли театрга нигез салган Кариев каберенә зыярәт кылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 май, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Бүген Яңа Татар зиратында актер, режиссер Габдулла Кариевны искә алдылар.

  • Габдулла Кариев (чын исеме Миңлебай Хәйруллин, 1886 елда хәзер Нурлат районына кергән Колбай-Мараса авылында туган, 1920 елда Казанда вафат булган) - татар милли театрына нигез салучыларның берсе. Ул “Сәйяр” театр труппасын җитәкләгән, актер, режиссер буларак танылган.

Габдулла Кариев кабере янында Казан мәчетләре имамнары Коръән укыды, режиссер рухына дога кылды. Режиссерның өченче буын туганнары кабер янына җыелучыларга рәхмәт белдерде. Режиссерның татар театр сәнгатенә керткән өлеше турында шагыйрьләр, язучылар - Разил Вәлиев, Ләбиб Лерон һәм башкалар сөйләде.

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры директоры Гүзәл Сәгыйтова Габдулла Кариевның үрнәк шәхес булуын әйтте. “Без бик еш кына тормыш матавыкларына, ваклыкларына бирелеп китәбез, төп кыйблабызны югалтабыз кебек. Ә менә шундый юл салучы кешеләрнең бүген сирәк, ләкин булулары сөендерә. Габдулла Кариев безгә һәрвакыт үрнәк булырга тиеш ”, - диде Гүзәл Сәгыйтова.

Камал театры артисты Эмиль Талипов мондый чараларда күбрәк кеше катнашырга тиешлеген әйтте. “Һәрбер халык үзенең бөекләре, шәхесләре белән һәрвакытта горурлана. Без, яшь буын,  аларны онытмаска тиеш. Һәрберсен барлап, җыеп, җыелышып искә алып, рухларына догалар кылып торырга тиешбез. Бу - безнең төп бурычыбыз”, - диде Эмиль Талипов.

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, Нурлат районынның “Якташлар” җәмгыяте рәисе Фәрит Мифтахов ел саен Габдулла Кариевның туган җирендә юбилейларында катнашуларын, музеена чит төбәкләрдән татарлар килүен әйтте. “Бөтендөнья татар конгрессы, “Якташлар” җәмгыяте, Кариев театры, һәм башка театрлар бергә ел саен кайтып артистлар үз көчен бирә, шуңа без бик шат”, - диде Фәрит Мифтахов.

Габдулла Кариев каберенә чәчәкләр салганнан соң, чарада катнашучылар Кариев театрына Нурлат районы театрының комедиясен карарга китте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100