(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова ). К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 84 нче сезонын К. Тинчуринның “Утыз өч көн” автобиографик новелласы буенча куелган “Соңгы әсәр” премьерасы белән ачачак. Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында К. Тинчуринның 130 еллыгы уңаеннан оештырылачак чараларга багышланган матбугат конференциясе булып узды.
Татар журналистларының күпсанлы сорауларына К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының әдәби бүлек мөдире, Татарстанның атказанган артисты Шамил Фәрхетдинов, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Рөстәм Гайзуллин, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтың әдәбият белеме мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов җавап бирде.
Драматургның “Мәрҗәннәр” җыентыгын театрга әдәби бүлек мөдире Шамил Фәрхетдинов
китергән.
“К.Тинчурин театрының яңа сезоны нәкъ менә драматургның туган көнендә ачылачак, - ди Шамил Фәрхетдинов. – “Соңгы әсәр”дә театрның бөтен труппасы уйный диярлек. Коллектив өчен бу бик зур, дулкынландыргыч хезмәт булды. Тинчурин - көчле драматург, шул ук вакытта оста хикәяче, проза остасы икәненнән дә хәбәрдар без. Юбилей алдыннан мин аның “Мәрҗәннәр” китабы барлыгын искә төшердем. Укып чыккач, театрның баш режиссеры Рәшид Заһидуллинга тәкъдим иттем. Ул аны ошатты һәм без бергәләп инсценировкасын эшләдек. “Мәрҗәннәр” - К. Тинчуринның иң яраткан әсәрләренең берсе. Бу хакта Заһидә ханым истәлекләрендә дә әйтелгән. НКВД хезмәткәрләре Тинчуринны кулга алырга килгәч, драматургның күзе кара чемоданына төшкән. Заһидә апа, ирен аңлап алып, чемоданны тиз генә кровать астына төртеп җибәргән. Ә кара чемоданда язып төгәлләнмәгән “Мәрҗәннәр” әсәре булган. Әсәрнең теле шулкадәр камил, анда татар теленең бөтен байлыгы чагылыш таба. Тарихи вакыйга, шул чорда үзе күргәннәрне язган булуы белән дә җәлеп итеп тора. Моннан йөз ел элек булган вакыйгаларны ныграк аңларга мөмкинлек бирә”.
К.Тинчуринның бу әсәре татар театры тарихында беренче тапкыр куела, һәм республика сәнгатендә зур вакыйга булыр дип көтелә. “Соңгы әсәр” спектален сәхнәләштерү өчен 1 млн 600 сум акча тотылган. Спектакль драматургның тууына - 130 ел, Россиядә Октябрь революцияcенә - 100 ел, Казанны акчех легионерларыннан азат итүгә 100 ел тулуга да багышлана.
К.Тинчурин театры репертуарында хәзерге вакытта драматургның ике әсәре күрсәтелә: “Сүнгән йолдызлар”, “Назлы кияү”. Боларга 15 сентябрьдә “Соңгы әсәр” дә өстәләчәк.