Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар сәүдәгәрләренә багышланган беренче академик монография чыкты
Фәнни хезмәттә сәүдәгәр Сәйдәшевлар нәселе тормышы турында язылган.
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты татар сәүдәгәрләре нәселе турында беренче монография чыгарган. Ул Сәйдәшевлар нәселенә багышланган.
«Сәйдәшевлар нәселе бүгенге көндә онытылып бара. Үз вакытында абруйлы нәсел булган. Кайбер вәкилләрен „татар губернаторы“ дип йөрткәннәр, чөнки аларның татар тормышына йогынтысы шактый зур булган. Сәүдәгәрләрнең күбесе меценат булган. Алар җәмгыять, халык, милләт, дин, җәмгыять файдасына үзенең хезмәтен юнәлткән», — дип сөйләде Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов.
Тарихчы сүзләренчә, Сәйдәшевлар нәселенә нигез салучы Әхмәтҗан Сәйдәшевне хәзерге сүзләр белән «self-made man» дип атап була. «Ул үзен үзе ясаган, бай гаиләдән чыкмаган. Ул үз капиталын озак еллар дәвамында җыйган һәм зур фирмалар төзегән», — дип сөйләде Гыйбатдинов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.
«Татар эшмәкәрлеге тарихы битләре: сәүдәгәр Сәйдәшевларның династиясе» фәнни хезмәте 1906-1914 елгы архив материаллары һәм гаммәви мәгълүмат чараларындагы мәгълүматка нигезләнеп эшләнгән.
Марат Гыйбатдинов татар сәүдәгәрләренә багышланган китапларның киләчәктә дә бастырылачагын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз