news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар рухы һәм каләм» бәйгесенә эшләр кабул ителә башлады

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен татар дөньясы тормышын иң яхшы яктыртуга багышланган «Татар рухы һәм каләм» гомумроссия конкурсына гаризалар кабул итү турында игълан итә.

Гаризалар «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан 2026 елның 20 сентябренә кадәр кабул ителә. Эшләрне «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо»
гомумроссия конкурсына» дигән тамга белән konkurs_tatarruhi@mail.ru электрон почта адресына юлларга кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 570-31-12.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

  • «Татар халкының тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган иң яхшы теле- һәм радиотапшырулар циклы» (1 урын – 55 000 сум, 2 урын – 45 000 сум, 3 урын – 35 000 сум);
  • «Татар халкының тормышы һәм эшчәнлеге турында вакытлы матбугат басмаларында чыккан иң яхшы материаллар циклы» (1 урын – 55 000 сум, 2 урын – 45 000 сум, 3 урын – 35 000 сум);
  • «Татар халкының тормышы һәм эшчәнлеге турында Интернет-басмаларда чыккан иң яхшы материаллар циклы» (1 урын – 55 000 сум, 2 урын – 45 000 сум, 3 урын – 35 000 сум);
  • «Социаль челтәрләрдә татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыру буенча иң яхшы видеопроект» (1 урын – 55 000 сум, 2 урын – 45 000 сум, 3 урын – 35 000 сум).
news_right_1
news_right_2
news_bot