news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар рухы һәм каләм" конкурсы җиңүчеләре арасында "Татар-информ"нан Рамил Гали дә бар

Казанда "Татар рухы һәм каләм - 2017" журналистика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән утырышында "Татар рухы һәм каләм" VII журналистлар конкурсы нәтиҗәләрен игълан итеп, җиңүчеләрне бүләкләделәр. Җиңүчеләргә дипломнарны Милли Шура рәисе, Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев тапшырды. 

"Татар рухы һәм каләм" журналистика конкурсын гамәлгә куючы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ул "Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм башка телләрне саклау, укыту һәм үстерү" дәүләт программасы кысаларында оештырылган. Бәйгенең максаты - милли өлкәдә уңышлы эшләүче гаммәви мәгълүмат чараларын һәм журналистларны билгеләү. 

Быелгы бәйгедә Россия Федерациясе төбәкләреннән, Татарстан Республикасы районнарыннан һәм шәһәрләреннән 102 эш катнашкан.

Җиңүчеләр

“Татар дөньясының тормышын һәм эшчәнлеген яктыртучы иң яхшы материаллар” номинациясендә:

Гыймадов Фаил Фәиз улы, «Болгар» радиосы, Татарстан Республикасы;
“Яңарыш” мәгълүмати нәшрият үзәге, Төмән өлкәсе.

“Милли мирас” номинациясендә:

Шарова Луиза Николаевна, “Татарстан” журналы, Татарстан Республикасы.
Хуҗин Илдус, «Саф чишмә» газетасы, Свердловск өлкәсе.

“Милләт шәхесләре” номинациясендә:

Фәйзуллин Равил Габдрахман улы, “Казан утлары” журналы, Татарстан Республикасы;
“Шәһри Казан” газетасы, Татарстан Республикасы.

“Татар дөньясының тормышын һәм эшчәнлеген яктыртучы иң яхшы фоторәсемнәр” номинациясендә:

Козловский Михаил Борисович, Татарстан Республикасы Президентының матбугат үзәге;
Галиев Рамил Якуб улы, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, Татарстан Республикасы.

"Татар рухы һәм каләм" бәйгесе 2010 елдан бирле үткәрелеп килә. Быелгы конкурс Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллык эшчәнлегенә багышланган иде. Журналистларның хезмәтләрен бәяләүдә, конгресс вәкилләреннән тыш, "Татмедиа" республика агентлыгы вәкилләре, гаммәви массакүләм мәгълүмат чаралары мөхәррирләре катнашты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100