news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар рок-музыкантлары беренче тапкыр Истанбулда концерт куя

Оскар Юнысов һәм Рәдиф Кашапов Истанбулның Үскүдар районында татар альтернатив музыкасыннан үрнәкләр тәкъдим итәчәкләр

Татар рок-музыкантлары беренче тапкыр Истанбулда концерт куя
Рушания Алтай

(Истанбул, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Рушания Алтай). Татар рок-музыкантлары Оскар Юнысов белән Рәдиф Кашапов беренче тапкыр Төркиядә концерт күрсәтергә җыеналар. Бу хакта Мәрмәрә университеты докторантура студенты Алсу Рәхмәтуллина хәбәр итә.

Оскар Юнысов һәм Рәдиф Кашапов 22 гыйнвар көнне Истанбулның Азия өлешендәге Үскүдар районында татар альтернатив музыкасыннан үрнәкләр тәкъдим итәчәкләр.

«Татар рок-музыкантлары Үскүдарда „Сәлимия кәһвачесе“ дигән кафеда сәхнә тотачаклар. Алар гитарада  үзләре уйнап, үзләре җырлаячак. Шулай итеп, тамашачылар җанлы татар музыкасы тыңлый алачак. Керү билеты кыйммәт түгел, 30 лира гына. Оскар белән Рәдиф яңа альбом чыгарырга җыеналар. Без аларга теләктәшлек күрсәтү йөзеннән ярдәм итәргә булдык», — дип сөйләде оештыручы Алсу Рәхмәтуллина.

Билгеле булганча, Оскар белән Рәдиф  «Gauga/Qaynar» төркеме буларак иҗат итәләр. Әлеге төркем 2019 елның ноябрендә «TAT CULT LAB» (яшь композиторлар, аранжировка ясаучылар, саунд-продюсер, битмейкер, музыкант һәм шагыйрьләрнең Татарстандагы беренче иҗат лабораториясе) корылганнан соң барлыкка килә. Аларның репертуарында татарча, шулай ук алтай телендә җырлар да бар.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100