news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар режиссеры Айдар Җаббаров РФ Президенты премиясенә лаек булды

Татар режиссеры Айдар Җаббаров РФ Президенты премиясенә лаек булды
Салават Камалетдинов/архив

Камал театры режиссеры Айдар Җаббаров РФ Президентының яшь мәдәният әһелләренә бирелә торган премиясенә лаек булды.

Балет артисты Сергей Полунинның, скульптор Екатерина Пильникованың һәм Айдар Җаббаровның 2022 ел өчен премия лауреаты булуы хакында Россия Президенты Указы бүген басылып чыккан.

Указда Айдар Җаббаровның илнең театр сәнгатенә өлеше өчен бүләкләнүе әйтелгән.

  • Айдар Җаббаров Камал театрында эшли. Татарстанда Камал театрыннан тыш, Әлмәт, Әтнә, Буа дәүләт театрларында спектакль куйды, аның спектакле «Особняк Демидова» резиденциясендә дә бара.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100