news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар рәссамы Ратмир Әхияров «ГазАрт» Бөтенроссия плакатлар бәйгесендә җиңгән

Татар рәссамы Ратмир Әхияров «ГазАрт» Бөтенроссия плакатлар бәйгесендә җиңгән
Фото: Ратмир Әхияровның бәйгегә җибәрелгән плакаты

Казанда яшәүче рәссам-дизайнер Ратмир Әхияровның эше онлайн тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «ГазАрт» Бөтенроссия плакатлар бәйгесендә җиңү яулаган.

«Конкурска ике эшемне юлладым («Сила сибири» һәм «Мы дали огня миллионам!»). Онлайн тавыш бирү буенча җиңү яулаган «Мы дали огня миллионам!» плакатында газ торбасын ачкан Газпром хезмәткәре һәм борынгы грек мифологиясе персонажы – Прометей сурәтләнгән. Газпром – миллионлаган халыкка газ кертеп, ут биргән оешма, Прометей – мифология буенча кешеләргә ут өләшкән», - дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Тавыш бирүдә Ратмир Әхияровның танышлары да катнашкан. «Ел азагында калган номинацияләрдәге эшләргә жюри объектив бәя биреп, урыннар билгеләячәк. Эшләрем лаеклы бәя алыр дип өметләнәм. Бәйгеләрдә актив катнашырга тырышам», - диде рәссам.

«Тумышым белән мин Башкортстанның Тәтешле районыннан. Профессиональ рәвештә рәсем сәнгате һәм график дизайны белән шөгыльләнәм. Уфада педагогия училищесында рәсем-график бүлегендә, аннан соң Педагогия институтының рәсем-график факультетында белем алдым. Уфа, Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә төрле редакцияләрдә эшләдем. «Идел-Пресс»та дизайн бүлегендә, «Сабантуй» газетасында рәсем редакторы булып эшләдем. Хәзерге вакытта мин үзмәшгуль рәссам-дизайнер», - дип сөйләде ул үзе турында.

  • Бәйгенең максаты – Россия төбәкләрендә газлаштыруның мөһимлеген күрсәтү, газны көнкүрештә имин файдалану кагыйдәләрен аңлату, газны файдалануның икътисади һәм экологик өстенлекләрен ачу, газ куллану өчен вакытында түләүнең мөһимлеге турында сөйләү. Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла: газификация, көнкүрештә газдан хәвефсез файдалану, газ кулланганда түләү дисциплинасы.

«ГазАрт» конкурсында онлайн тавыш бирүдә Россиянең барлык төбәкләреннән рәссам-дизайнерлардан 900 эш кабул ителгән. Онлайн тавыш бирүдә 50 мең тавыш җыелган. Онлайн тавыш бирү нәтиҗәсендә җиңгән эшләрнең авторларына 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак, диелә бәйгенең рәсми сайтында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100