news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар рәссамы Айгөл Окутан Истанбулда узучы һәйкәлләр симпозиумын җитәкли

II Халыкара таш һәйкәлләр симпозиумы Малтәпә районы һәм Үзбәкстан сәнгатьчеләр берлеге белән уртак оештырылган.

Татар рәссамы Айгөл Окутан Истанбулда узучы һәйкәлләр симпозиумын җитәкли
Рушания Алтай

Истанбулның Малтәпә районы оештырган II Халыкара таш һәйкәлләр симпозиумының координаторы буларак татар рәссамы Айгөл Окутан билгеләнгән. Бу хакта сәнгать әһеле үзе хәбәр итә.

II Халыкара таш һәйкәлләр симпозиумы Малтәпә районының Кануни Сөләйман Солтан исемендәге паркта уза. Анда Төркия, Россия, Үзбәкстан, Грузия, Эстония, Перу, Италия, Иран һәм башка ил скульпторларының әсәрләре урын алган. Сыннар ак мәрмәрдән ясалган.

Айгөл Окутан әйтүенчә, симпозиум Малтәпә районы белән Үзбәкстан сәнгатьчеләр берлеге арасында төзелгән сәнгать хезмәттәшлеге кысаларында оештырылган. Үзбәкстан ягыннан координатор буларак танылган скульптор Нәсимә Джураева билгеләнгән. Ул Төркия ягыннан гомуми координатор итеп Айгөл Окутанны тәкъдим иткән.

II Халыкара таш һәйкәлләр симпозиумын ачу тантанасына Малтәпә районы җитәкчесе Али Кылыч, Үзбәкстан сәнгатьчеләре берлеге рәисе Ибраһим Валиходчев, Евразия театрлары берлегенең Үзбәкстан вәкиле Айбәк Копадзе, Истанбулның танылган сәнгать әһелләре, сәясәтчеләр, Истанбул шәһәр җитәкчеләре катнашты.

Малтәпә районы җитәкчесе Али Кылыч: «Симпозиум тәмамлангач, без биредәге һәйкәлләрне районыбыз мәхәлләләренең үзәк мәйданнарына урнаштырачакбыз», - диде.

Ике атна дәвам иткән таш һәйкәлләр симпозиумы бүген тәмамлана. Ул «Мәхәббәт һәрвакыт җиңә» шигаре астында оештырылган.

  • Фотолар авторы – Рушания Алтай һәм Айгөл Окутан иснтаграмыннан скриншот. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100