Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар радиосы» техник директоры Равил Һадиев вафат булган
«Татар радиосы»нда күп еллар техник директор булып эшләгән Равил Һадиев инсульттан вафат булган. Хезмәттәше Зөлфәт Зиннуров әйтүенчә, Равил әфәнде узган атнаның пәнҗешәмбесеннән реанимациядә яткан, тик табиблар аны коткарып кала алмаган.
Равил Һадиев «Татар радиосы» оешкан чорда беренче еллардан ук эшли башлаган кешеләрнең берсе булган. «Быел юбилеен уздырды, 60 яшен тутырган иде. Рәхәт кеше иде ул, һәрвакыт көләч йөзле. Күңелләрне кызыклы гына сүз әйтеп тә күтәреп җибәрә, елмайта иде. «Барысы да әйбәт була», – дип, канатландырып тора торган кеше иде», – дип җылы сүзләр белән искә алды Зөлфәт Зиннуров.
Равил Һадиевны иртәгә 9 сентябрь көнне Курган зиратында җирләячәкләр. Төгәл вакыты әлегә билгесез.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Равил Һадиевның гаиләсе, туганнары, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша. Урыны оҗмахта булсын!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз